«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан федераль бюджеттан 954 млн сум акча алачак

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев социаль  әһәмиятле авыл  хуҗалыгы  продукциясе һәм азык-төлек  вәзгыятенә бәйле  мониторинг буенча оператив  штабның  чираттагы утырышын  үткәрде.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Наил Залаков катнашты.  

Чара  барышында  төбәкләр  азык-төлек  базарындагы вәзгыять, халыкның   төп  ашамлыклар белән тәэмин ителеше һәм аларга  бәяләр турында мәгълүмат  бирделәр.  Субъектлар  белешмәләре  буенча, гомумән алганда, АПК базары  тотрыклы, продукция белән тәэмин  итүдә өзеклекләр һәм бәяләрдә кискен үзгәрешләр күзәтелми.   

Моннан  тыш,  Дмитрий Патрушев  төбәкләрнең   дәүләт ярдәме  акчаларын  төп кулланучыларга  җиткерү турындагы  нотыкларын  тыңлады.     12 майга  субъектлар тарафыннан авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә    28 млрд сумнан  артык    җиткерелгән, бу  гомуми лимиттан   22,7% тәшкил  итә.    Дмитрий Патрушев, бу  мәсьәләдә акрынлык булырга  тиеш  түгел, дип ассызыклады.    

Киңәшмәдә тагын  бер  төп  темаларның  берсе -  төбәкләрдә  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» дәүләт программасының  гамәлгә ашырылуы.      2020 елга  аның  кысаларында    132 проектны  эшләтә башлау  планлаштырыла, аларга социаль һәм  инженерлык  инфраструктурасы  объектларын төзү, капиталь  ремонтлау һәм  реконструкцияләү буенча, транспорт чаралары һәм җайланмалары  сатып  алу буенча    444 чара   кертелгән.  

Наил Залаков, 2020 елда «Татарстан  Республикасының  авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» дәүләт программасы кысаларында   953,9 млн сум  күләмендә федераль  акчаларны  җәлеп итеп, 9 чараны  гамәлгә ашыру  планлаштырыла, дип  хәбәр итте.   18 инженерлык  инфраструктурасы объектыннан  12 объектта  эшләр башкарыла  инде, ә    6 объектта әзерлек  эшләре  башланды, диде ул.     

Торак шартларын  яхшырту  чаралары  кысаларында    137 торак йорт төзелә.  Торак яллау  шартнамәсе  буенча  бирелә  торган  122  йорт 2020 елның  1  декабренә кадәр  төзелеп бетәчәк.  

«Хәзерге  вакытта  программа чараларын  гамәлгә ашыру  план  буенча    һәм билгеләнгән график нигезендә  бара.   Барлык  максатчан  күрсәткечләрне  тулысынча  үтәү планлаштырыла», - диде Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы вәкиле.    

Утырышта  катнашучылар  шулай  ук  язгы  кыр  эшләренең барышы  турында  да  фикер алыштылар.    Министр билгеләп  үткәнчә, хәзерге  вакытта чәчү темплары  узган  елдагыдан  алдарак бара. Чәчүгә  68 субъект кушылды  инде,    кампания «экватор»ны  узды, планлаштырылган  52 млн гектардан  26,9 млн гектар чәчелгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International