Татарстанда сабан культуралары 23 процент мәйданда чәчелде

2020 елның 2 мае, шимбә

Чәчү кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уүткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров кыр эшләренең барышы белән таныштырды, һава торышының тотрыксыз булуына да карамастан, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау буенча бүгенгә планлаштырган күләмнәр үтәлде, диде ул.

Барлык чәчү күләменнән (1,8 млн га) 413 мең га, ягъни планнан 23% мәйданда сабан культуралары чәчелде. Шулардан бөртекле культуралар – 322 мең га, майлы культуралар – 20 мең га, шикәр чөгендере – 14 мең га, азык культуралары – 56 мең га. «Эш темпларын тоткарлый торган төп фактор – туфракның дымлы булуы», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Министр районнар буенча кайсы зоналарда эшләрнең ничек буруы белән таныштырды. Иделнең алгы ягындагы Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары югары җитештерүчәнлек тәэмин итеп эшлиләр. Кама аръягының көнбатыш зонасында Нурлат, Аксубай һәм Әлки районнары алда бара. Кама аръягының көнчыгышында иң югары темпларны Зәй, Актаныш һәм Түбән Кама районнары игенчеләре тәэмин итә. Кама аръягының көньяк-көнчыгыш зонасында Азнакай, Баулы һәм Мөслим районнары алда баралар. Республиканың төньяк районнары үзләренең географик урыннары аркасында иртә өлгерә торган культураларны чәчүгә генә керештеләр әле.

«Һәр кояшлы көннән файдаланып калырга, тәүлекләп эшләүгә күчәргә һәм, барлык агротехник чараларны үтәп, чәчү кампаниясен бик кыска срокларда тәмамларга кирәк. Моның өчен бөтен нәрсә бар: техника да, кешеләр дә», – дип, мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров районнар җитәкчеләренә.

«Көзге культуралар әйбәт хәлдә, дым җитәрлек – болар иң мөһиме, дип саныйм мин. Чәчү кампаниясен, әлбәттә, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, нәтиҗәле уздырырга кирәк», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International