Азык-төлек иминлеге штабының чираттагы утырышында чәчү барышын карадылар

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Киңәшмә барышында төбәкләр азык-төлек белән тәэмин ителеш һәм аларга бәяләр турында, АПКдагы хезмәт ресурслары, агроиминләштерүне үстерү һәм мелиоратив чаралар уздыру турында мәгълүмат бирделәр. Субъектлар белешмәләре буенча, бүгенге көндә азык-төлек базарларында вәзгыять тотрыклы, җитештерү күләмнәре кирәкле ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә, төп ашамлыкларга бәяләрнең нык уйнавы күзәтелми.

Утырышның төп темаларыннан берсе дәүләт ярдәме акчаларын төп кулланучыларга җиткерү мәсьәләсе булды. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, бүгенге шартларда бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен аеруча мөһим. 30 апрельгә субъектлар тарафыннан аграрийларга 26 млрд сум чамасы җиткерелгән, бу гомуми лимиттан 21% тәшкил итә. Кайбер төбәкләрдә бу эшкә керешмәгәннәр дә әле, ә 14 субъектта бу эш 10%тан да артмый. Министр АПКның төбәк идарә органнары вәкилләренең әлеге юнәлеш буенча нотыкларын тыңлады һәм оператив рәвештә тиешле чаралар күрергә өндәде.

Моннан тыш, чарада катнашучылар чәчү кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар. Бүгенгә язгы кыр эшләре 58 субъектта бара инде. Кайбер Себер һәм Урал төбәкләрендә, илнең көньягындагы кебек, чәчү элеккеге еллардан иртәрәк башланды, эшләр узган елдагыдан алдарак бара. Көньяк, Төньяк Кавказ һәм Үзәк федераль оеругларында барлык мәйданның 55%тан артыгында чәчелгән инде.

Бүгенгә Татарстан Республикасында сабан культуралары 40%, ягъни 722,4 мең га мәйданда чәчелгән, шуннан бөртеклеләр – 526 мең га; рапс – 15 мең га; көнбагыш – 43 мең га; шикәр чөгендере – 33 мең га; азык культуралары – 88 мең га. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүгенгә иң күп мәйданда арпа чәчелгән - 312,9 мең га, ягъни 69%.

Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының сезонлы эшләрне башкарганда була торган проблемалы мәсьәләләрне төбәкләр белән бергәләп карарга һәм, кирәк булса, аларны хәл итү өчен өстәмә ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International