Рөстәм Миңнеханов Арча районында кыр эшләренең барышы белән танышты

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аның белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Республика җитәкчелеге башта ук районның аграр комплексы активы вәкилләре белән очрашты.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев кыр эшләренең барышы белән таныштырды. 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар, көзгене дә исәпкә алганда, 60,1 кг тупланган (республика буенча уртача – 59,4 кг). Чәчү 8 мең гектарда башкарылган (11%), шул исәптән бөртеклеләр – 7,3 мең га.

Орлыклар белән тәэмин ителеш 14,4 мең тн (ягъни 103%) тәшкил итә. Быел 5 трактор, 1 ашлык җыю комбайны һәм 2 азык җыю комбайны, 15 башка үзйөрешле һәм тагылмалы авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсус күргәзмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм эшкуарларның продукциясен карарды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, бүгенгә республикада барлык мәйданның 40%ы чәчелгән. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеген һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителешен югары бәяләде. Марат Җәббаров «Татнефть» компаниясенең ярдәме зур булуын билгеләп үтте. Министр шулай ук һава торышына бәйле рәвештә көньяк һәм төньяк районнарның чәчүгә төрле вакытта чыгуларын әйтеп узды. Аерым алганда, Арча районында чәчү башлана гына әле. «Эшләр бар җирдә дә тиешле дәрәҗәдә куелган, дип саныйм, проблемалар күренми, – диде министр. – Һәр җирдә яңгырлар явып узды, хәзер кыска вакыт эчендә чәчүне төгәлләргә кирәк. Республиканың барлык районнарында да барлык хуҗалыклар эшли».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәр кояшлы көннән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга һәм чәчүне тиз арада тәмамларга өндәде. Ул шулай ук бүгенге санитар-эпидемиологик шартларда һәм коронавирус инфекциясенә каршы чаралар күрелгәндә үзеңне һәм якын кешеләреңне саклауның мөһим булуын искәртте, үз сәламәтлегеңә игътибарлырак булырга һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен тиешенчә үтәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International