Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
Бүген Апас районында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча район Советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.
Авыл кешеләренең авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшүе көннән-көн активлаша. Бу үз продукцияңне табышлырак сату һәм базарда конкуренциягә сәләтлерәк булу өчен эшләнә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, ел башына республикада 273 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлде, 2019 елда аларның саны 45 кә артты. Мондый активлыкка дәүләт ярдәме, әлбәттә, зур этәргеч бирә. 2015 елдан бирле авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары 827 млн. сумлык дәүләт ярдәме алдылар.
21 февральдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары –
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат
Җәббаров Теләче муниципаль районында “Игенче” ҖЧҖ каршында
Белоруссиядә җитештерелгән җайланма - азыкны стационар ваклый торган
«Хозяин» ССК-21В аппараты һәм тасма конвейеры нигезендә төзелгән
терлек азыгы әзерләү үзәген ачу тантанасында катнашты.
Бүген Арчада районында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча район Советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
14 февральдә Кайбыч муниципаль районында 2019 елда районда социаль- икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча Совет утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
14 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уздырылган «ТатАгроЭкспо» 2 нче махсуслаштырылган күргәзмәсенең ябылу тантанасы узды. Чарада 200дән артык предприятие һәм 11 меңнән артык кунак катнашты. Бу республикада гына түгел, ә Россия күләмендә АПК белгечләре арасында әлеге чараның лаеклы урын алып торуын күрсәтә. Агрофорум кысаларында авыл хуҗалыгы тармаклары үсешенә, технологик модернизацияләүгә, үсемлекчелек һәм терлекчелекне нәтиҗәле үстерүгә кагылышлы эшлекле чаралар үткәрелде.
11 февральдә Балтач районының Ципья авылында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар билгеләү буенча депутатлар Советы утырышы узды, утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерларга шактый өстенлекләр бирә. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Бүген Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды, анда Татарстаннан, Россяиияең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 200дән артык делегат катнаша. Аерым алганда, БДБ илләреннән, Германия, Мисыр, Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән.