Авыл кешеләренең авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшүе көннән-көн активлаша. Бу үз продукцияңне табышлырак сату һәм базарда конкуренциягә сәләтлерәк булу өчен эшләнә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, ел башына республикада 273 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлде, 2019 елда аларның саны 45 кә артты. Мондый активлыкка дәүләт ярдәме, әлбәттә, зур этәргеч бирә. 2015 елдан бирле авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары 827 млн. сумлык дәүләт ярдәме алдылар.
Шундый аеруча актив үсүче кооперативлар арасында – Азнакай районының Сарлы авылыннан Рәмис Сәхәпов җитәкли торган «Бәрәкәт» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы да бар.
Сәхәповлар гаиләсеннән барлык яшьләр, төпчек энеләреннән тыш, үз туган якларында калып, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлый. Әмма һәркайсы, кыенлыкларны җиңә-җиңә, аерым хуҗалык алып бара. Бу шулай Сәхәповларның гаилә советында, бергә берләшеп, сөт алу һәм сату буенча авыл хуҗалыгы кооперативы төзү турында карар кабул ителгәнчегә кадәр дәвам итә. Аңа 10 КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалык керә. Аның җитәкчесе итеп Рәмисне сайлыйлар.
— Бергә берләшкәч, кооператив әгъзалары китерә торган сөткә бәя кинәт кенә өч сумга артты, – дип, үзләренең серләре белән бүлеште Рәмис. – Эш менә болай булды. Без, заводка килеп, үзебезнең кооперативтан ике тонна сөт алырга тәкъдим иттек. Элек, кооперативка берләшкәнче, сөтне һәркем аз партияләрдә – 200-300 литрлап тапшырдылар. Ә завод өчен моның мәшәкате зур иде. Без заводтан тапшырылган бер литр сөткә 2 сумга күбрәк сорадык. Завод 1 сумга гына ризалашты. Моның белән килешмәдек, мин моны аз дип санадым. Киттек башка районга – бер литрга алардан 18 сум сорадык, сатулашканнан соң, 17 сумга килештек. Ә бу вакытта Азнакайда сөтне хәтта 15 сумнан да алмыйлар иде – фермерлар аны 13-14 сумнан тапшыралар иде. Бу җиңү иде һәм ул безгә дәрт өстәде, без шуны аңладык, бергәләп эшләү күңеллерәк тә, һәрьяклап табышлырак та.
2018 елда, яңа эш башлаучы кооператив буларак, без суыткычы һәм җайланмалары булган сөт ташу машинасына 5 млн. грант оттык. Сөтне күп күләмнәрдә алу һәм аны заводка турыдан-туры сату нәтиҗәсендә бүген кооперативта шәхси ярдәмче хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бәясе, сыйфатына карап, 22-23 сум тәшкил итә, КФХлар сөте 23-24 сумнан алына. Кооператив әгъзалары саны бер ел эчендә 10нан 105кә кадәр артты, табыш – 25 млн. сумга кадәр.
Кооператив, үзенең эшчәнлек өлкәсен киңәйтеп, алга таба уңышлы үсә. Без пастеризатор, сөт өстен аера торган җайланма, эремчекне тыгызлау арбачыгы алдык. Планда – сөтне тирәнтен эшкәртү һәм товар ассортиментын киңәйтү.
Уңай нәтиҗәләргә ирешүгә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты составындагы «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» программасы кысаларында күләмле дәүләт ярдәме мөмкинлек бирде. Аның буенча дәүләт ярдәме Татарстанда 2020 елда 327,3 млн сум була. Бу Россия субъектлары арасында иң зур сумма.
Шуны искәртәбез, 2018 елның 7 маенда Россия Президенты В.В. Путин Россиянең илкүләм проектларын билгели торган «Илкүләм максатлар һәм 2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең стратегик бурычлары турында» указга кул куйган иде.