Марат Җәббаров Арча халкын Илкүләм проектларда активрак катнашырга өндәде

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүген Арчада  районында 2019 елда  социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары  һәм  2020  елга  бурычлар  буенча район Советы  утырышы  узды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты. 

 Чара  башланганчы Марат Җәббаров район башлыгы   Илшат Нуриев  белән бергә җирле  предприятиеләрнең  эшчәнлеге белән танышты һәм районда  җитештерелә торган  продукцияне  өйрәнде.   

 Район башлыгы Арча муниципаль районының  2019 елгы   күрсәткечләре  белән таныштырды: «Район икътисадының төп үсеш ноктасын   аграр тармак тәшкил итә,  тармакта  2 млрд 708 млн сусмлык  продукция җитештерелгән,  2018 елга  карата  үсеш  110% тәшкил итә».

«Кече һәм урта  эшкуарлыкны  үстерү» илкүләм проекты  кысаларында  «Агростартап» программасы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмен  4 эш башлаучы  фермер алды,  гомуми сумма    11,4 млн сум  тәшкил итә, фермерлар  шулай  ук  гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү, кооперативларны  үстерү  программалары  буенча  ярдәм  алдылар.  Шәхси  хуҗалыклар  тарафыннан   19 мини-ферма  төзелде.   

Илшат Нуриев шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрына  районга  кече  хуҗалыкларны  үстерүдә һәрьяклап   ярдәм  итүләре  өчен  рәхмәт белдерде.

Марат Җәббаров, бүген Татарстан  Республикасының  алдынгы һәм икътисадый уңышлы  төбәк булуын һәм көчле  һәм мөстәкыйль  Россия төзүгә  курсны  эзлекле  алып баруын  билгеләп  үтте.    

«Республикада  төрле дәрәҗәдәге  хакимият тармакларының  нәтиҗәле  балансы  урнашты.  Хөкүмәтнең, парламентның һәм җирле  үзидарә  органнарының  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов җитәкчелегендә  бергәләп  эшләүләре иҗтимагый-сәяси      процесслар  тотрыклылыгының  төп  нигезен  тәшкил  итә.   Татарстанның  уңышлы  үсеше  шулай  ук ышынычлы эчке һәм  федераль  үзәкнең социаль-икътисадый  сәясәте белән, шулай  ук Россия Президенты  Владимир Владимирович Путинның  шәхсән игътибарлы  мөнәсәбәте  белән  дә  тәэмин  ителә», - дип  өстәде  вице-премьер.  

Муниципаль районы эшенә  йомгаклар ясап, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы районда  терлекчелек  күрсәткечләренең беркадәр төшүенә  игътибар  юнәлтте.    «Районның  киләчәге алдынгы  яңа технологияләр кертүдә: югары  технологияле  яңа    комплекслар  төзү, азык әзерләү  үзәкләре  төзү, терлекләр  белән эш итү программаларын үтәү, азык әзерләүгә идарә  итү. Безнең бурыч – сезгә мөмкин кадәр   күбрәк ярдәм итү. Моның өчен  республикада  төрле  программалар каралган, аларның  40ка якыны    – авыл территорияләре  өчен.  Моннан  тыш, бу  елдан  Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү һәм 3%лы  авыл   ипотекасы программасы эшли башлаячак», - диде  Марат Җәббаров һәм районны  барлык  программаларда һәм Илкүләм  проектларда  актив  катнашырга  һәм бары  тик  уңай  нәтиҗәләргә генә  ирешергә  өндәде.    

     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International