Участие в выставке «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә 200дән артык предприятие һәм 11 меңнән артык кунак катнашты

2020 елның 15 феврале, шимбә

14 февральдә «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәгендә Агросәнәгать форумы  кысаларында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  уздырылган «ТатАгроЭкспо» 2 нче махсуслаштырылган күргәзмәсенең ябылу тантанасы  узды. Чарада   200дән артык  предприятие  һәм 11  меңнән артык  кунак  катнашты.   Бу республикада гына  түгел, ә Россия  күләмендә АПК белгечләре  арасында  әлеге  чараның  лаеклы урын  алып  торуын  күрсәтә. Агрофорум кысаларында  авыл  хуҗалыгы  тармаклары үсешенә, технологик    модернизацияләүгә, үсемлекчелек  һәм терлекчелекне нәтиҗәле  үстерүгә  кагылышлы  эшлекле  чаралар  үткәрелде.  

 «Күргәзмәнең  әлеге  форматы финас нәтиҗәсе  алу  өчен генә  түгел, ә  бер-берең белән танышу,  аралашу,  тармакнк  үстерү буенча  бергәләп  фикер алышу  өчен  дә  кирәк», – дип билгеләп  үтте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  Наил Залаков,  катнашучыларга һәм чараны  оештыручыларга  рәхмәт белдереп.   Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы Идарәсен,

Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсен,      «Элита» баш  нәсел  предприятиесе” АҖ,  «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ,   «Вест» ҖЧҖ,   «Лира фарм» ҖЧҖ,   «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалын,  «Татарстанның элиталы орлыклары»  ассоциациясен, «Биопрепаратлар» НПИ» ҖЧҖ,  «Татагрохим» ААҖ,  «Казань Агрохимсервис» ҖЧҖ,   «Татагрохимсервис» АҖ,    «СемАгро» агрофирмасы” ҖЧҖ, «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ,  «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ, Казан төзелеш  техникасы заводын,      «Август» АҖ һәм     «Майский» ТК» ҖЧҖын дипломнар белән  бүләкләделәр. 

Кооперативларны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов  бүләкләде. Дипломнар   белән түбәндәгеләр  бүләкләнде:  «ИНДЕЙКА» СССПАПК, «Фаиза» СХПССК, «Каймак» СССПК, Кукмара  районы  кулланучылар  җәмгыяте СПСК, «Нәүрүз» СХППК, «АК Алтын» СПССПК, Менделеевск районыннан   Илдар Мәхмүтов, Биектау  районыннан Александр Воронцов һәм Кама Тамагы  районыннан  Альбина Илмуратова,  шулай  ук  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы   кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ белгечләре.

 Тагын  «Ремагро» ҖЧҖ,  «Агрокыч» АҖ,  «Касымовский» МК” ҖЧҖ, «Бөгелмә сөт молочный комбинаты» ҖЧҖ,   «Залесный» агрофирмасы” ҖЧҖ, Татарстан  Республикасы Кулланучылар  кооперациясе оешмалары  берлеге, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Нэфис-Биопродукт» АҖ,  «Татспиртпром» АҖ,  «АК Барс» холдинг компанисе” АҖ   «ЭССЕН ПРОДАКШН АГ» АҖ бүләкләкләр алдылар. 

Моннан  тыш, күргәзмәне оештыручыларга һәм партнерларга  бүләкләр  тапшырылды, болар:    «РИВЦ» АҖ,   «РАЦИН» АҖ, «Казан Экспо» ХКҮ (МВЦ) һәм     «Диалог» агентлыгы»  ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International