Теләче районында азык әзерләү үзәге ачылды

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февральдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Теләче  муниципаль районында  “Игенче” ҖЧҖ каршында Белоруссиядә җитештерелгән җайланма  - азыкны стационар ваклый  торган  «Хозяин» ССК-21В  аппараты һәм тасма конвейеры нигезендә  төзелгән  терлек  азыгы  әзерләү үзәген ачу тантанасында катнашты.     

Фермада  азык  әзерләүне  гамәлгә кертү  барлык  төрдәге  эре  мөгезле  терлекләрне туклыклы  рацион белән  тәэмин  итәргә һәм  сөт  җитештерүчәнлекне шактый  арттырырга  ярдәм  итәчәк.  Терлекләр  өчен    индивидуаль сайланган, туклыклы, күпкомпонентлы азыкны заманча  җайланмалар  ярдәмендә бер оператор әзерли ала.   Азык  үзәгендә бер  сәгатьтә   6,8 тоннага  кадәр терлек  азыгы  әзерләргә мөмкин.    

Моннан тыш,  Теләче  районында  500 башка исәпләнгән заманча  сөтчелек  комплексын  төзү планлаштырыла. Бүген  шулай  ук аны  проектлаштыруга  «Игенче»  ҖЧҖ һәм  «АПК Проект» ҖЧҖ арасында килешү  имзаланды.   

Чара  ахырында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы татарстанлыларны  республикада  гамәлгә ашырыла  торган  Илкүләм  проектларда  активрак катнашырга  өндәде.    

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International