Марат Җәббаров Кайбыч районы эшкуарларын авыл хуҗалыгы кооперациясенә таянырга өндәде: «Бүген 70 млн. сумга кадәр дәүләт ярдәме алырга мөмкин»

2020 елның 15 феврале, шимбә

14 февральдә Кайбыч  муниципаль районында  2019 елда районда социаль- икътисадый үсеш  йомгаклары  һәм 2020 елга  бурычлар  буенча  Совет утырышы  узды, анда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.   

  Чара  башланганчы Марат Җәббаров район башлыгы  белән бергә җирле  предприятиеләр эшчәнлегенә  багышланган  күргәзмә  белән  танышып чыкты.    

  Кайбыч районында  2019 елның   1 августына   «СЛ-Молоко» ҖЧҖ тәүлеккә  2  тонна  сөт продукциясе  җитештерү куәтенә  ия     җитештерүне  гамәлгә керткән  һәм  бүген кунакларга  үзләре  җитештергән  сөт, кефир һәм каймак тәкъдим  итте.    

 Киптерелгән люцерн нигезендә грануллы  витаминлы-үлән оны җитештерүдә  махсуслашкан «СЛ-Агро предприятиесе витаминлы-аксымлы продукция  линейкасын тәкъдим  итте.    

 «Йолдыз» һәм «Союз Агро” авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары да  үз продукциясен күрсәттеләр.  «Йолдыз» кооперативы,   2018 елның  декабрендә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан    5 млн сум күләмендә грант алып,  2019 елда  модуль ит  эшкәртү цехы  төзегән.  Көн  саен   цехта  үз чималыннан  ит    ярымфабрикатлары әзерләнә, болар: казылыклар, пилмәннәр, манты, котлетлар һәм Кайбыч  районы  халкы сорый  торган  продукция.   

 «Союз Агро» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  10 елдан  артык Кайбыч районы  халкыннан  үзләреннән  арткан яшелчә  продукциясе сатып ала  һәм аларны сәүдә нокталарына  урнаштыра.    Кооператив шулай  ук  2019 елның  апрелендә  4 млн.сум  күләмендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   грантын  ала һәм октябрьдә  яшелчәләрне кабул  итү,  сатуга  куйганчы чистарту, эшкәртү буенча    комплекслы  линия  ача.  

«Кече һәм урта  эшкуарны   үстерү» илкүләм  проекты  кысаларында эш башлауы  фермерлар өчен «Агростартап» программасы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  грантын  алган Рафаиль Фәссахов та  үз продукциясен күрсәтте.  

Йомгаклау  сессиясе районның  2019 елдагы  социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары  һәм 2020 елга  бурычлар  турында  район  башлыгы  Альберт  Рәхмәтуллин нотыгыннан  башланды. Район 2030  елга  кадәр  Татарстан  Республикасын үстерүнең социаль-икътисадый стратегиясе кысаларында  тотрыклы  рәвештә  алга  бара,  районда халыкның  тормыш  дәрәҗәсен   яхшыртуга  юнәлдерелгән  барлык дәүләт программалары илкүләм программалар  үтәлә», -  диде  район башлыгы һәм Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановка һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына һәрьяклап    ярдәм  иткәннәре  өчен  рәхмәт белдерде.  

  Үз нотыгында  Альберт Илгизәр улы   районның  икътисадый үсешенә җентекле  анализ  ясады, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек  саклау, спорт, яшьләр сәясәте, кече  һәм урта  эшкуарлык өлкәләрендәге  уңышларга  тукталды  һәм алга  куелган  бурычлар  турында  сөйләде.    

Район башлыгы  шулай  ук  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына  һәм ТАССРның  100 еллыгына  әзерлек  эшләре белән  таныштырды.  Өстәмә  нотыклар  белән  Олы  Урсак авыл  җирлеге  башлыгы  Габбас Зиннәтуллин һәм “Йолдыз” авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  вәкиле    Рәмилә Щукина чыгыш  ясадылар. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы Марат Җәббаров  үз чыгышында  сессиядә катнашучыларны  гомумреспублика икътисадый  үсеш күрсәткечләре  белән  таныштырды.     «Республиканың АПК мәсьәләләре һәрчак стратегик мәсьәләләрдән саналды.  2019 елда  авыл  хуҗалыгына  ярдәм итү  өчен   17,4 млрд. сум  акча  бирелде. Агросәнәгать комплексында  115 мең  кеше  эшли, шул  исәптән  авыл  хуҗалыгында – 71 мең кеше. Авылда кешеләрне эш белән тәэмин  итүдә һәм  һәм аларның  керемен  арттыруда, авыл  территорияләрен тотрыклы  үстерүдә кече  хуҗалыклар  төп  рольне уйный», - дип билгеләп  үтте  Марат Җәббаров.

Соңгы  елларда  кече  хуҗалыклар  статусы шактый  күтәрелде, тулаем продукция  күләмендә  шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының  өлеше  артты. Татарстан  Республикасында   450 меңнән артык шәхси  ярдәмче хуҗалык,    4 мең 600 фермер хуҗалыгы,   1 мең 200дән артык  гаилә  фермасы  уңышлы  эшләп  килә.    

Бизнесның  аграр  рәвешләрен  үстерүдә  авыл  хуҗалыгы    кооперациясенә зур  роль  бирелә.    Марат Җәббаров, Кайбыч районында бу  юнәлешне үстерү өчен  резервлары  бик  зур,  дип билгеләп  үтте.   Шуңа  күрә быел кооперативларга  70 млн. сумга  кадәр  дәүләт  ярдәмен алуга  булыша  торган  программалардан  файдаланырга  кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International