Марат Җәббаров Балтач муниципаль районы Советының социаль-икътисадый үсеш йомгакларына багышланган утырышында катнашты

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

11 февральдә Балтач районының Ципья авылында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар билгеләү буенча депутатлар Советы утырышы узды, утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. 

Чара башланганчы рәсми затлар районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карап чыктылар, җирле эшкуарлар эшчәнлеге белән таныштылар.   

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин хәбәр итүенчә, 2019 елда районда җитештерелгән тулаем продукция күләме 9,5 млрд. сум тәшкил итә. Районның сәнәгать предприятиеләрендә 3 млрд. 804 млн. сумлык продукция җитештерелгән. Сәнәгать продукциясенең төп өлеше җирле май-сөт комбинатына туры килә. 

Авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар ясап, сөт терлекчелеге буенча районның лидерлар рәтендә булуы билгеләп үтелде. Бүген район буенча тәүлеклек савым 240 тоннадан артып китә. 2019 елда 87,5 мең тонна сөт савылган, бу узган елдагыдан 11 мең тоннадан күбрәк.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Балтач районы икътисадында авыл хуҗалыгының өлеше зур булуын аерым билгеләп үтте. Узган ел җирле аграрийлар тарафыннан 100 мең тоннадан артык ашлык җыйдылар, уртача уңдырышлылык – 33,7 ц/га. Район хуҗалыкларында һәм фермаларында 37 мең 950 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. 7 мең тонна ит җитештерелгән. 

Татарстан Республикасы Президенты районда кече һәм урта эшкуарлыкның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Район икътисадында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өлеше республикада иң югарылардан санала. Бүген Балтач районында җаваплылыгы чикләнгән 199 хуҗалык һәм 630 шәхси эшкуар эшчәнлек алып баралар. Шулай ук районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары уңышлы эшлиләр. Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеген авылда халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча системалы эшне дәвам итәргә өндәде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International