Марат Җәббаров: дөньяның теләсә кайсы илендә яшьләр – территорияләрнең киләчәк үсеше ул

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген  Казанда   Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессы  ачылды,  анда  Татарстаннан, Россяиияең  50 субъектыннан һәм дөньяның 25  иленнән   200дән артык  делегат  катнаша.  Аерым алганда,  БДБ илләреннән,    Германия, Мисыр,  Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония  илләреннән.  

Яшьләрне сәламлап, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров чыгыш  ясады.      “Дөньяның  теләсә  кайсы  илендә  яшьләр   – территорияләрнең  киләчәк  үсеше  ул.   Бүген  агросәнәгать комплексында үзләре  белән  инновацион  идеялар  алып  килә  торган   яшьләргә ихтыяҗ  зур. Шуның  сез    бүген биредә», - дип, мөрәҗәгать  итте   вице-премьер яшьләргә.

Шушы  конгрессны  оештырган  Татарстанның  Аграр  яшьләр  берләшмәсе  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы өчен   Татарстан  Республикасының  авыл  җирлекләрендә  яшәүче   яшьләрне һәрьяклап    үстерүдә, аларның  үзләрен  күрсәтү өчен  шартлар  булдыруда  10  еллар  буе  инде  ышанычлы  партнер булып  тора.     Эшләү чорында  Аграр  яшьләр  берләшмәсе  агросәнәгать комплексының яшь белгечләре  белән  эшләүдә мөһим мәсьәләләрне хәл  итүгә, яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  итүгә, авылда  яшь гаиләләрнең  ялын  оештыруга һәм авыл  туризмы  өлкәсендә  халыкара  дәрәҗәдә вакыйгалар  булдыруга  зур  өлеш  кертте.    

«Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  яшьләргә ярдәм  итү  буенча  түбәндәге  өлкәләргә караган зур  эш  алып  барыла:    торак  сәясәте; Компетенцияләр  үзәге һәм Агробизнес кадрлар  яңадан  әзерләү институты  эшчәнлеге  кысаларында  яңа  эш  башлаучы  эшкуарлар өчен уку программаларын гамәлгә ашыру;   яңа  эш  башлаучы  фермерларга,   крестьян-фермер хуҗалыкларына/кооперативларга   грант ярдәме;  профильле   аграр югары  уку йортларында     студентларны  максатчан укыту;  АПК өлкәсендәге  фәнни эшләнмәләргә ярдәм  итү һәм  башкалар. Яшь буынның  авыл  территорияләрен  үстерүгә  әзерлеген күрсәтә  торган  Халыкара  авыл  яшьләре конгрессының  территорияләрне үстерүгә, авыл  тормышына  кагылышлы  күп мәсьәләләрне  хәл итүгә этәргеч бирәчәгенә    ышанычым зур», - диде  Марат Җәббаров.

Искәртеп  узабыз, Халыкара авыл  яшьләре  конгрессы  үз эшен   6 - 8 февральдә дәвам  итә. Чарада  25 халыкара һәм 20дән артык  федераль спикер катнаша.   Программа белән  тулырак сылтама буенча  танышырга  мөмкин.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International