–Күпьеллыклар өлгерде, нәкъ печәнгә алыр вакыт. Срокны кулдан ычкындырмыйча, сыйфатлы итеп әзерлисе генә кала, – диде район башлыгы Наил Шарапов “Нурлат сөте” хуҗалыгында азык әзерләүгә багышланган семинарны ачып. Иске Чаллы бүлекчәсенең люцерна басуында тигез теземнәрдә печән кибә, эссе басылгач, аны азык дворына озатачаклар. Тәртибе шулай: иртәнге чык кипкәнче чаптыралар–эсседә файдалы каротин тамырларга төшә, кичке дым җәелгәч җыялар–бусы үләннең яфракларын саклауны күздә тота.
–Азык сыйфатлы булганда гына продукция мул, үрчем сәламәт була,–ди хужалыкның баш зоотехнигы Рамил Сиражетдинов ниятләре белән уртаклашып. Быел да алар бер шартлы терлеккә ким дигәндә 50 азык берәмлеге исәбеннән запас тупларга җыеналар икән. Шунсыз мөмкин дә түгел, бу бүлекчәдә генә дә 15000 баш мөгезле эре терлек асрала бит. Әнә, узган ел 52 берәмлек булган, аның каравы, күчмә фондлары да бар: ике баз силослары әле башламаган. Печәнне исә 5мең центнер итеп әзерләргә исәпләре.
Мәйданнарны яңартырга да, ишәйтергә дә киңәш ителде семинарда. Бер шартлы терлеккә 0,9 гектар күпьеллык үлән мәйданы туры килә димәк, бездә ул 12 мең гектар тәшкил итәргә тиеш. Бездә исә ул әле 9 гектарга гына җыела. Ә моның өчен үзебездә үк орлыклыклар булдырырга кирәк.
Семинарда ветеринар службаның табиб-токсикологы Раиса Тимофеева азыкның дымлылыгын билгеләү буенча WILE–253 җайланмасын тәкъдим итте. Район башлыгы аны хужалыкларда булдыру мөмкинлеген табарга, һич булмаса, лаборатория хезмәтеннән файдаланырга киңәш итте, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.