8 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Чистай авыл хуҗалыгы техникумы” урта профессиональ белем бирү автоном дәүләт учреждениясенә Гомәр Госманов исемен бирү тантанасында катнашты. Әлеге тантаналы чарада шулай ук, озак еллар дәвамында КПСС Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре булган Гомәр Госманов та бар иде. Аларны Авыл хуҗалыгы техникумы директоры Георгий Копышев озатып йөрде.
Марат Әхмәтов заманча җиһазландырылган кабинетларны, лабораторияләрне һәм мастерскойларны, видеоклассларны, компьютер классларын, спорт һәм актлар залларын, китапханәне карап, танышып чыкты. Аның сүзләренчә, бүген, учреждениенең иң яхшы укытучылары ярдәмендә, техникум ТР агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү урынына әйләнде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Гомәр Госмановка багышланган мәгълүмат тактанасын тантаналы рәвештә ачты. Шулай рәхмәт сүзләрен әйтеп, КПСС Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретарен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Соңыннан Марат Әхмәтов Чистай авыл хуҗалыгы техникумына Гомәр Исмәгыйль улы Госманов исеме бирелүен рәсми рәвештә игълан итте.