Республикада чүп үләннәренә каршы 1305,8 мең гектар җир эшкәртелгән

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

2013 елның 10 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1305,8 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 67 процентын тәшкил итә. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы беренчелекне бирми – 71,5 мең гектар (86%), азга гына Зәй районы калыша, алар – 64,0 мең гектар (87%) мәйдан эшкәрткән.

Республика кырларында шулай ук зарарлы бөҗәкләргә каршы эшләр дә алып барыла. Республикада 362,8 мең гектардан артык мәйдан, планның 24 проценты эшкәртелгән.

Республикада чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыру дәвам итә. Бүгенге көндә планның 13 % үтәлгән, ягъни 153,9 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International