Республикада 19291 т печән әзерләнгән

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның 10 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 19291 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эшләр кызу темпта бара. Апас районында  -  1880 т, Буада – 1728 т, Нурлатта - 1372 т, Әтнә районнары азга гына калышып – 1000 т да башкараганар.  

Кышка сенаж әзерләү эше дә дәвам итә. Әлеге терлек азыгы республика буенча 42878 т әзерләнгән. Беречеләр рәтендә - Кайбыч районы. Алар 6700 т сенаж әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International