Республикада зарарлы бөҗәкләргә каршы 372,6 мең гектар җир эшкәртелгән

2013 елның 11 июне, сишәмбе

2013 елның 11 июненә алынган мәгълүмат буенча республика кырларында зарарлы бөҗәкләргә каршы 372,6 мең гектардан артык мәйдан (24 процент) эшкәртелгән.

Шулай ук республикада чүп үләннәренә каршы 1350,1 мең гектарда эш башкарылган. Бу планның 69 процентын тәшкил итә. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы беренчелекне бирми – 72,5 мең гектар (87 процент), азга гына Зәй районы калыша, алар – 64,0 мең гектар (87 процент).

Республикада чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыру дәвам итә. Бүгенге көндә планның 14 проценты үтәлгән, ягъни 160,7 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International