Иген басуларын карау, механизаторлар башкарган эшнең сыйфатына бәя бирү максатында Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында райондагы барлык кырларны карады. Игенчеләр зур эш башкарган: чүп үләннәренә, корткычларга, төрле авыруларга каршы бөртекле культураларга химик матдәләр дә сиптергәннәр. Хәзер бу мөһим агротехник чара шикәр чөгендере басуларында дәвам итә.
Кырлар белән танышу “Подберезье” җәмгыятеннән башланды. Биредә эш барышы белән директорлары Александр Яшин таныштырды. Җәмгыятьтә бөртеклеләрне чәчү, тукландыру, химикатлар белән эшкәртү буенча барлык технология таләпләрен төгәл үтәгәннәр, чәчүлек мәйданнары да чиста. “Гөбенә” агрофирмасы директоры Юрий Осипов та шат, игеннәр тигез күтәрелеп килә бит! Басулары күзне иркәли, орлыклар яхшы тишелгән, кырларда бернинди чүп әсәре күрмәссең. Ел саен шикәр чөгендерен күп үстерәләр. “Заволжье”, “Алтын кырлар”да, “Яңа юл”, Зур Колаңгы хуҗалыкларында да тырышып эшләгәннәре күренә.
Бүгенге көндә, “Чекмарев”тан кала, барлык хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне беренче кат чабарга керештеләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу елда терлек азыгының күләме артыннан кууга түгел, сыйфатына игътибар бирә. Хәзерләнгән печән, сенажның сыйфаты лабороториядә тикшерелгәннән соң гына субсидия билгеләнәчәк. Бүгенге көндә “Заволжье” җәмгыяте кырларында унбиш терлек азыгы уру техникасы эшли, 1000 тонна сенаж салырга өлгерделәр. Агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү буенча махсус отрядлар төзелде, - дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетазы.