ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә «Авыл хуҗалыгында заманча IT-технологияләрне үстерү” темасы буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 336,4 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнан 21% тәшкил итә.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда һәр елны көзен Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Мөмкин кадәр түбәнрәк бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен быел 6 сентябрьдән башлап сатып алырга мөмкинбулачак.

4 сентябрьдә "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында авыл хуҗалыгында заманча IT-технологияләрне үстерү турында фикер алышачаклар.

Чарада Россия Федерациясенең "Россельхозцентр" ФДБУ, аның Татарстан Республикасыфилиалы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнаша.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматы буенча республикада 3 сентябрьгә 1235,6 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 80 %ын тәшкил итә. 231,6 мең гасабан бодае, 379,1 мең га тары суктырылган.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматы буенча республикада 2 сентябрьгә 1204,8 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 78%ын тәшкил итә. 208,4 мең гасабан бодае, 372,4 мең га тары суктырылган.
Узган ял көннәрендә Питрәч муниципаль районының Отар – Дубровка авылында модуль-блок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
26 – 31 августта Санкт-Петербургта узган «АгроРусь-2014» XXIII халыкара агросәнәгать күргәзмәсеннән Татарстан фермерлары дүрт алтын медаль алыа кайттылардип хәбәр итте Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров.
Санкт-Петербургта «Агрорусь-2014» 23 нче Халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе кысаларында«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерүнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматы буенча республикада сентябрьгә 1186,2 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 76%ын тәшкил итә. 194,8 мең гасабан бодае, 368,7мең га тары , 66,6 мең га солы суктырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International