ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2014 ел
җомга
Иртәгә, 1 ноябрьдә, Казан шәһәрнең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.
ноябрьдә “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ачык ишекләр көне үткәрә.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Казан дәүләт аграр университеты” һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Савым сыерларының продуктлылыгын арттыру юллары” темасына түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 30 октябрьгә 2755,8 тонна сөт савылган, бу күрсәткеч узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 210,1 тоннага күбрәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференцэлемтә рәвешендә мелиорация өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча эшче төркем утырышы булды. Фикер алышуда җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү буенча ведомствоучреждениеләре, фәнни бергәлек, шулай ук үз-үзләрен җайга салучы әйдәүче оешмалар вәкилләре катнашты.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
ноябрьдә югары “Казан дәүләт аграр университеты” һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ачык ишекләр көне үткәрә.
Бүген стратегик планлаштыруның кирәклегенә Татарстан Республикасының шиге юк. Бу хактаТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XII гомумроссия форумында “Планнар һәм чынбарлык” темасы буенча уза торган икенче пленар утырышы барышында сөйләде.
Эре мөгезле терлекләрне 2014-2015 елларда кышкы абзарда тоту өчен тупас һәм сусыл азык әзерләү төгәлләнеп килә. Россия АПКнеың төбә 84,3 млн. тонна тупас һәм сусыл азык әзерләнгән, моңа узган елдан калган азык керми. Бу узган еның шушы чоры белән чагыштырганда 101 % тәшкил итә.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Төркия Республикасыделегациясе белән очрашты, аны Мерсин провинциясенең сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шәрәфеттин Ашут җитәкли.

27-28 октябрьдә Санкт-Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XII гомумроссия форумы уза.

Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башкалар керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International