Бүген стратегик планлаштыруның кирәклегенә Татарстан Республикасының шиге юк. Бу хактаТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XII гомумроссия форумында “Планнар һәм чынбарлык” темасы буенча уза торган икенче пленар утырышы барышында сөйләде.
Форум Санкт-Петербургта узды (2014 елның 27-28 октябре).
Пленар утырышны оештыручы - Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы, Гражданнар инициативасы комитеты рәисе Алексей Кудрин.
Утырыш Россиянең әйдәп баручы экспертларының ачык әңгәмәсе рәвешендә оештырылган. Аның төп темасы: “Планнар һәм чынбарлык”: сәяси-икътисадый вәзгыять шартларында стратегик планлаштыруның яңа системасы мөмкинлекләре һәм чикләре”.
Утырышта Илдар Халиков Татарстаннан форумга тулы делегация килүен, чөнки республикада төбәкнең киләчәк үсешен стратегик планлаштыруга җитди әһәмият бирелүе турында сөйләде. Ул шулай ук, Татарстан бүген Леонтьев үзәге белән бергә чираттагы Икътисадый үсеш стратегиясен (Стратегия-2030) гамәлгә ашыра, дип билгеләде. Алдагы стратегияләр һәм планлаштырылган күрсәткечләр уңышлы булды, дип ачыклык кертте Илдар Халиков. Аның сүзләреннән күренгәнчә, хәзерге катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында стратегик планлаштыруның әһәмияте арта.
Татарстан Премьер-министры сорауларга җавабында төбәкнең Россия Федерациясенең башка субъектлары белән ярышуын, ә кайбер икътисадый күрсәткечләр буенча башка илләр белән ярышуын да әйтеп узды. Шул ук вакытта алга таба үсештә төп бурыч - гражданнар тормышын яхшырту, диде ул.
Стратегик планлаштыру турындагы федераль законга килгәндә, Илдар Халиков әйтүенчә, ул бик кирәк, әмма ул төбәкләр эшчәнлеген чикләмичә, яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш, дип белдерде Татарстан Премьер-министры.
Пленар утырыш кысаларында стратегик планлаштыру турында “Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы” идарәсе әгъзасы - рәис урынбасары А. Клепая (Внешэкономбанк), Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры В. Мау, “Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды президенты В. Княгинин һәм башкалар үз фикерләрен җиткерделәр. Әңгәмәдә катнашучылар “бер елга планлаштыруга караганда, бүген йөз елга планлаштыру күпкә җиңелрәк” дигән фикер белдерделәр.