Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 30 октябрьгә 2755,8 тонна сөт савылган, бу күрсәткеч узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 210,1 тоннага күбрәк.
Иң күп көнлек савым (141,5 тонна) Балтач муниципаль районында. Бу күрсәткечтән әз генә калышалар: Мамадыш (135,0 т), Арча (133,5 т), Кукмара (131,0 т) муниципаль районнары.
Бер сыердан иң күп савым - Мамадыш муниципаль районында (17,2 кг). Саба һәм Әтнә районнары да аннан күп калышмый – көнгә бер сыердан 16,0 һәм 15,3 кг сөт савып алалар.