Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференцэлемтә рәвешендә мелиорация өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча эшче төркем утырышы булды. Фикер алышуда җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү буенча ведомствоучреждениеләре, фәнни бергәлек, шулай ук үз-үзләрен җайга салучы әйдәүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмә эшен ачканда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директорыДаниил Путятин федераль аграр ведомство башлаган эшнең хокукый базаны булдыру максатында законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән булуын ассызыклап китте.
Төп нотык белән Мелиорация департаменты директоры урынбасары Андрей Сидоренков чыгыш ясады, ул тармакта законнарны камилләштерүнең төп юнәлешләрен чагылдырды. Ул, гамәлдәге норматив базаның төп җитешсезлеге мелиоратив объектларны милек дәрәҗәсенә күтәрү критерийларның булмавында, шулай ук мелиоратив объектларның һәм мелиорацияләнгән җирләрнең принциплары һәм механизмнары булмауда, мелиорация өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшереп тору өлешен хокукый җайга салуның җитәрлек булмавында, дип аңлатып китте.
Катнашучылар «Җирләрне мелиорацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты Концепциясе буенча фикер алыштылар. Аның нәтиҗәләре буенча, кергән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып, документны эшләп бетергә дигән карар кабул ителде.