Иртәгә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2014 елның 31 октябре, җомга

Иртәгә, 1 ноябрьдә, Казан шәһәрнең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.

Татарстан кулланучылар берлеге товар җитештерүчеләре шимбә көнне үз продуктлары белән өч мәйданчыкта - Яңа Савин (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан), Мәскәү(Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядәһәм Вахитоврайоннарында (Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйдандабулачакларБу мәйданчыкларда тагын “Ак Барс”кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), “Татплодоовощпром” ЯАҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ,“Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, «Майский» теплица комбинаты ҖЧҖ“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖТатарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе продуктлары булачак.

Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен мөмкин кадәр кулай бәяләрдән ике мәйданчыкта - 1) “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрчылар ур.) һәм 2) Дәрвишләр бисмәсендә, Сәед Галиев мәдәният йорты каршында (Совет ур., 18) сатып алырга мөмкин булачак.

“Казан” агросәнәгать паркына Арча, Әтнә, Нурлат, Саба, Теләче муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” ИК” ЯАҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ), “Арча” ҖЧҖ, “Мотыйгуллин” ИП кебек оешмалар үз продукцияләрен китерәчәкләр.

Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәгә Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.

Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда) «Татагрохим» ААҖ, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ продукциясе булачак.

Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәКама Тамагы муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы) товар җитештерүчеләре үз продукциясен сатачаклар.

Чаллы шәһәрендә ярминкәләр биш мәйданчыкта узачак: аларда Минзәлә, Азнакай, Актаныш, Лениногорск, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Чирмешән, Сарман, Баулы, Ютазы муниципаль районнары продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International