Бүген Казан дәүләт аграр университетында савым сыерларының продуктлылыгын арттыру юллары турында фикер алыштылар

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан дәүләт аграр университеты” һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Савым сыерларының продуктлылыгын арттыру юллары” темасына түгәрәк өстәл узды.

Чара КазДАУ базасында “Терлекчелек өлкәсендә Германия-Россия хезмәттәшлеге” Кооперация проекты белән берлектә оештырылган фәнни-гамәли семинарлар кысаларында узды. Агымдагы елда “Ит һәм сөт терлекчелегенең заманча технологияләрен гамәлгә кертү” һәм “Бүгенге терлекчелек өлкәсендә терлекләрне тоту шартларына куела торган таләпләр” темаларына халыкара фәнни-гамәли семинарлар үткәрелде инде.

Бүгенге чараның төп максаты  ит һәм сөт терлекчелеге технологияләре буенча яңа һәм файдалы мәгълүмат алмашу. Түгәрәк өстәл барышында терлек азыгы әзерләү буенча актуаль проблемалар, ашату рационнарын төзү, техник тәэмин итү мәсьәләләре һәм тармакны үстерүнең икътисадый аспектлары каралды.

Чарада крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, агрохолдинглар һәм башкалар катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International