КазДАУ ачык ишекләр көне үткәрә

2014 елның 31 октябре, җомга

ноябрьдә “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ачык ишекләр көне үткәрә.

Булачак абитуриентлар университет ректоры, факультетлар деканнары, институтлар директорлары белән очраша алалар, аларга уку аудиторияләрен һәм классларын карап чыгу, тулай торакларда, спорт комплексында булу мөмкинлеге бир да җентекләп белә алалар. Очрашуга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре чакырылган.

Чараның беренче өлешендә абитуриентлар һәм аларның ата-аналары Казан ДАУ турында, университетның тарихы һәм аның үсеше, 2014 елда Казан дәүләт аграр университетына кабул итү нәтиҗәләре, укырга кабул итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат алачаклар.

Икенче өлештә факультетлар деканнары һәм институтлар директорлары факультетлар/институтлар турында, булачак студентлар өйрәнәчәк белгечлекләр, фәннәр турында, уку барышында мөгаллимнәр куллана торган технологияләр турында, шулай ук, югары уку йортын тәмамлагач, кайларда эшләргә мөмкин булуы хакында җентекләп сөйләячәкләр.

Өченче өлештә барлык теләүчеләр өчен югары уку йортына керү өчен сынау имтиханнары исемлегенә кертелгән гомуми белем фәннәреннән (математика, рус теле, физика, биология, җәмгыять белеме) БДИ бирүгә әзерләнү буенча консультация дәресләре оештырылачак.

Ул көнне барлык деканатларның, кафедраларның, музейларның, укыту лабораторияләренең һәм компьютер классларының ишекләре ачык була. Казан дәүләт аграр университеты булачак һөнәрен сайлау юлындагы, 2015 елда безнең университетка керергә теләге булган һәркемне ачык ишекләр көнендә катнашырга чакыра.

Чара Университетның актлар залында узачак, адресы: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 65 йорт (Толстой тукталышы). Башлана 10.00 сәгатьтә.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 236-66-71 , 567-46-30

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International