Татарстанда республика хуҗалыкларында бәрәңге утыртуның актив фазасы башланды. Агымдагы елда әлеге мөһим авыл хуҗалыгы культурасына 5576 гектар җир бирү планлаштырыла. Бу узган елга караганда 1350 гектарга күбрәк, бу исә аграрийларның бәрәңге җитештерү күләмнәрен арттырырга омтылуларын күрсәтә.
Бәрәңге чәчү мәйданнары буенча республиканың эре агрофирмалары лидерлар булып торалар. Мәсәлән, «Чистай» агрофирмасы – 2100 гектардан артык, «Кырлай» агрофирмасы 1200 гектар утыртырга уйлый. «Нармонка» (450 гектар), «Вятские зори» (256 гектар) һәм «Игенче» (200 гектар) агрофирмаларында да бәрәңге өчен шактый зур мәйданнар каралган.
Беренчеләрдән булып бәрәңге утыртуга Чистай һәм Буа районнары игенчеләре кереште. Яңгырлар аркасында графикка кайбер төзәтмәләр кертелүгә дә карамастан, чәчү кампаниясе кызу бара. Алга таба һава торышының уңай фаразлануы утырту темпларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көнгә 1200 гектардан артык бәрәңге утыртылган инде. Иң күп мәйдан «Чистай» агрофирмасында чәчелгән - 1150 гектар. Шулай ук Тукай, Буа, Апас һәм Арча районнарында да эшләр кызу бара.
Татарстанда бәрәңге җитештерүне арттыру төбәкнең һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итәчәк, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора. Проект Россиянең агросәнәгать комплексын ныгытуга һәм төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.