Җиңү көне алдыннан Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге Үзәк кулланучылар җәмгыяте базасында Курск өлкәсенә гуманитар йөк җибәрде. Берничә көн дәвамында волонтерлар, Үзәк кулланучылар җәмгыяте һәм Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге аппараты хезмәткәрләре кирәкле товарларны җыеп, туплау белән шөгыльләнделәр.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2000нән артык индивидуаль азык-төлек җыелмасын Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш еллары балалары алачак.
Мондый җыелмаларның һәрберсендә көндәлек тормышта кирәкле продуктлар: консервлар, печенье, шикәр, он, көнбагыш мае, ярмалар һәм башка продуктлар -алар барысы да озак саклана торган продуктлар.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел - Илдә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулу елы, ә Татарстан Республикасында - Ватанны саклаучылар елы, дип, игълан ителде.