Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Бөек Ватан сугышы ветераннары Дилбәр Сибгатуллинаны, Хәмзә Шахминны һәм Талгат Валеевны якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады. Алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ветераннар.
Хезмәт фронты, тыл хезмәтчәннәре, армиябезне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итеп, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Сугыштан соң нәкъ менә бүгенге ветераннарның тәҗрибәсе, аларның рухи көче һәм һәр нәрсәгә җаваплылык тоюлары Татарстанны җимереклектән чыгарырга, шулай ук авыл хуҗалыгын торгызырга ярдәм итте.
"Сугыштан соңгы еллар ил өчен торгызу һәм төзекләндерү чоры булды. Сезнең хезмәт җиңүләрегез - яшь буын аграрийларына үрнәк. Сезнең тырышлык белән республика бик кыска срокларда үзен азык-төлек белән тәэмин итә алды һәм шуның белән тулаем илнең авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте.
Бүген без горурлык белән сезнең традицияләрне дәвам итәбез, авыл хуҗалыгын заманча һәм нәтиҗәле үстерәбез. Без сезне хөрмәт итәбез һәм республикабызны үстерүгә керткән өлешегез белән горурланабыз. Сезнең алда батырлыгыгыз, һәм фидакарь хезмәтегез өчен баш иябез!", — диде Ленар Гарипов.
Ул Дилбәр Сибъгәтуллинага «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән котлау адресын тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел - Илдә - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулу елы, ә Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы, дип игълан ителде.