«Яшел хуҗалык: язгы сезон» кунаклар көтә

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Бүген «Казан» ат спорты комплексы территориясендә «Яшел хуҗалык: язгы сезон» 27 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.

“Яңа дача сезоны ачылу һәм озак көттереп килгән җылы көннәр - кыш буена җыелган фантазияләрне, проектларны бакчаларда, дачаларда тормышка ашыру өчен менә дигән сәбәп. Әлеге күргәзмә бакчачыларга һәм матурлык яратучыларга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.

7-11 май көннәрендә күргәзмә-ярминкәдә Россиянең 17 төбәгеннән 30дан артык катнашучы бакча һәм дачалар өчен бик күп файдалы һәм кирәкле товарлар тәкъдим итәчәк.

Ел саен 5 көн күргәзмә барышында аның экспозициясе һәм тәкъдим ителгән продукция белән танышырга 10000нән артык кеше килә, болар - һәвәскәр бакчачылар, шәһәр читендәге йортлар һәм кишәрлекләр хуҗалары, чәчәкләр һәм үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнүчеләр, декорация һәм ландшафт архитектурасы өлкәсендәге белгечләр, Казан халкы һәм кунаклары.

Күргәзмә-ярминкәгә килүчеләр җиләк-җимеш куаклары һәм декоратив агачлар һәм куаклар; роза, гортензия, җиләк, кура җиләге, виноград, карлыган үсентеләре һ.б.; берьеллык чәчәк үсентеләре, үсемлекләрне биологик яклау чаралары сатып ала алалар; туфракка заказ бирә алалар; чистарту системалары, септиклар, шулай ук йортлар төзү буенча консультацияләр алырга һәм заказ бирергә мөмкин; бакча инструментлары (секаторлар, кискечләр, кайрагычлар) сатып алырга мөмкин.

Күргәзмәдә беренче тапкыр энтомофаглар — теплица культураларын корткычлардан саклау өчен файдалы бөҗәкләр, шулай ук чәчәкләр, кыяр, помидор, җир җиләге үсентеләре, яңа өлгергән кыяр һәм салат, бал һәм умартачылык продуктлары, ит деликатеслары, шулай ук йорт һәм дача өчен кирәкле товарлар булачак.

Республика халкы өчен күргәзмә уздыру бакчачылар арасында сыйфатлы утыртма материаллар белән эшләүне һәм җир эшләрен дөрес башкаруны популярлаштыру юлы белән Россиянең азык-төлек иминлеге доктринасын гамәлгә ашыруга ярдәм итә, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International