Марат Җәббаров: «Хуҗалыкларны үстерергә, яңа предприятиеләр ачарга кирәк. Дәүләт программалары, грантлар аша финанслау - болар барысы да гамәлдә»

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

11 майда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Зеленодольск һәм Югары Ослан муниципаль районнарында булдылар.

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Татар Әҗиле авылында «КВ Агро» АҖнең «Әҗиле» терлекчелек комплексы территориясендә Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Район башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, быелгы уңыш өчен 9 мең 672 га көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән 9 мең 215 га көзге бодай.

Сабан культуралары 9 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән, шул исәптән арпа - 2 мең 430 га, сабан бодае - 1 мең 785 га, ашлык кукурузы - 890 га, солы - 149 га, борчак - 319 га. Бөртекле культуралар чәчү төгәлләнгән. Чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 26 мең 309 га тәшкил итә. Бүгенге көндә терлек азыгы культуралары чәчелә. 1 га чәчүлеккә 61,6 кг минераль ашлама кертелгән.

Районда мөгезле эре терлекләр саны 12 мең 418 баш исәпләнә, шул исәптән 4 мең 681 сыер. Хуҗалыкларда шулай ук 1 млн 320,7 мең кош-корт бар. Бу елның 4 аенда 10 мең 537 тонна сөт һәм 11 мең 626 тонна ит җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зеленодольск районының агросәнәгать комплексы республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә. Ул шулай ук кече фермер хуҗалыкларын үстерүне активрак кызыксындырырга өндәде. Моның өчен дәүләт ярдәме чаралары, төбәк программалары бар.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе «КВ Агро» АҖенең «Әҗиле» терлекчелек комплексы эше белән танышты. Бүген хуҗалыкта 4 мең 885 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 2402 — савым сыеры. Агымдагы елның 4 аенда тулаем савым 5 мең 416 тонна булган. Хуҗалыкта 89 кеше эшли.

Терлекчелек комплексының үзенең азык үзәге бар. Бүгенге көндә биредә тәүлеккә 187 тонна «Сухостой-1» һәм «Сухостой-2» моноазыклары җитештерелә. Алга таба азык үзәге өч районда: Югары Ослан, Зеленодольск һәм Кама Тамагы районнарында агрохолдингның терлекчелек комплексларын азык белән тәэмин итәчәк. Җитештерү алга таба киңәйтелгәч, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да моноазык белән тәэмин итү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров чәчү эшләренең барышы белән таныштылар һәм район кырларын карап йөрделәр.

Сәфәр барышында алар «Таткрахмалпатока» АҖнең бөртекле экстрактлар заводында булдылар. 2015 елда экстрактлар җитештерү буенча яңартылган цех файдалануга тапшырылган. 2018 елда элеватор һәм 12 мең тонна силос сыйдырышлы киптерү-чистарту комплексы төзелеп беткән. Узган ел елга 6 мең тонна егәрлекле солодовня (солод өчен ашлык әзерләнә торган урын) төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган.

Завод территориясендә җирле аграрийлар белән очрашу узды. Май башындагы түбән температура һәм явым-төшемнәр сабан чәчү темпларына тәэсир итмәде, дип билгеләп үттеләр. Уңай һава шартлары башлану белән темплар тагын да арткан. Бүгенгә 13 мең 680 га (53%) чәчелгән, шуның яртысыннан артыгы — бөртекле һәм кузаклы культуралар. Кырларда 17 чәчү агрегаты эшли. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртеклеләрне чәчүне төгәлләгәннәр, терлек азыгы һәм техник культуралар чәчүгә керешкәннәр. Район чәчүлекләрне тукландыруны һәм тырмалауны тулысынча төгәлләгән, хәзер чәчүлекләрне гербицид белән эшкәртүгә керешкәннәр.

Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы буенча районда күрсәткечләр яхшы, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул агросәнәгать секторына инвесторларны активрак җәлеп итәргә өндәде. “Хуҗалыкларны үстерергә, яңа предприятиеләр ачарга кирәк. Дәүләт программалары, грантлар аша финанслау - болар барысы да гамәлдә”, - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов территорияләрне комплекслы үстерүгә һәм кирәкле социаль инфраструктура булдыруга аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International