Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025 " ХVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсе эшли башлады.
Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында Ислам дөньясы илләренең алдынгы җитештерүче-компанияләреннән тиешле сертификация белән азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин.
Быел ярминкәдә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 150дән артык компания, шул исәптән Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Азербәйҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран һәм Һиндстан җитештерүчеләре катнаша, шулай ук 40 меңнән артык кеше булыр, дип көтелә.
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Ярминкәгә әзерлек кысаларында Ислам кануннары буенча тыелган товарларны булдырмау максатыннан дуңгыз ите продукциясен, шул исәптән казылык әйберләрен сату зонасы ябылды һәм чистартылды, «Казаночка» кафесында «Хәләл» туклану системасы стандартларына туры китерү өчен үзгәрешләр кертелде. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы Хәләл стандарты комитеты Намаз уку вакытлары җиткәндә Азан әйтүне оештырачак.
"Kazan Halal Market" 2025 елның 18 маена кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан шәһәре, Аграр ур., 2 йорт, эш вакыты: 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр.