Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара, Балтач, Саба муниципаль районнарында кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.
Сарман районы игенчеләре көзге бодайны җыеп бетерделәр. Культура 15,8 мең гектар мәйданда чәчелгән иде.
Татарстан Республикасының 17 муниципаль районында 3 августтан махсус күрсәтмә бирелгәнчегә кадәр гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелде.
Оператив белешмәләр буенча, 7 августка Татарстанда быелгы уңыш ашлыгы 426,6 мең га мәйданда җыелган, бу барлык чәчүлек мәйданының 28,7 %ын тәшкилитә.
Аксубай муниципаль районында көзге культураларны җыю ахырына якынлаша. Оператив белешмәләргә караганда, 7 августка районда 10 мең га мәйланда 27,9 мең тонна көзге бодай суктырылды, уртача уңыш – 28 ц/га. Көзге бодай 585 гектар мәйданда 2,1 мең тонна җыеп алынды, уртача уңыш – 36,1 ц/га.
Баулы районы кырларында көзге арыш белән көзге бодай җыялар. Оператив белешмәләргә караганда, районда 4,9 мең га мәйдан суктырып җыелган, бу фараздан 17,2% тәшкил итә, шуннан 11 мең тонна ашлык кайтарылган, бер гектардан уртача уңыш 22,4 центнер чыга.
Оператив белешмәләр буенча 6 августк Татарстанда 390,3 мең га мәйданда 1129,5 мең тонна а ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 28,9 центнер тәшкил итә.
Урак өстендә агитбригадаларның, кырларга килеп, игенчеләр белән очрашулары матур гадәткә керде.
2018 елның 10 октябреннән 13 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХда Россия агросәнәгать күргәзмәсенең 20 нче юбилей елы чарасы узачак, ул – Россия агросәнәгать комплексындагы төп вакыйгаларның берсе.
Татарстанда урып-җыю эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә көн киңәшмәсендә сөйләде.