21 сентябрьдә Тукай муниципаль районында терлекчелек биналарының 2018-2019 елда кышка әзерлеген һәм сөт-тлвар фермаларында җайланмаларны тикшерделәр. Комиссия составына район башлыгы Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин кергән иде.
Комиссия, терлекчелек биналарын 100 баллы система буенча тикшерделәр. Комиссия «Гигант» ҖЧҖ, «Ярыш» АХП” ҖЧҖ, «Р-Агро» ҖЧҖ, «Сәйдәшев ис.» АХП” ҖЧҖ биналарың кышка әзерлеге яхшы, дип тапты, җәй көне аларда җитәрлек дәрәҗәдә ремонт-төзелеш эшләре башкарылган.
Хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашу барышында район башлыгы Фаил Камаев районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерү резервларына тукталды. Шулай ук терлекчелек мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Район хуҗалыкларында сыерларны һәм яшь терлекне иректә тоту технологиясенә зур игътибар бирелә. Бүгенге көнгә Тукай районы терлекчеләре тәүлеккә 77,4 тонна сөт савалар, бер сыер уртача 15,3 килограмм сөт бирә.