Яңа Чишмә районыннан Мельниковлар ай саен өч тоннага якын кәҗә сөте саталар

2018 елның 21 сентябре, җомга

Яңа Чишмә авылында яшәүче Илья һәм  Наталья Мельниковлар ай саен өч тоннага якын кәҗә сөте саталар. Алар хуҗалыгында  49 савым кәҗә бар,  ә барысы  80 баш исәпләнә.

«2009 елда мин авылдашымнан бер кәҗә сатып алдым:  чиста, тыныч булды  ул, ә сөтенә килгәндә, андый тәмле сөт ашаганым булмаган иде. Аннан бәтиләр туды, алардан да аерыласы килмәде, шулай итеп, кәҗәләр саны арта торды. Кәҗә сөтен сатып, керем ала башлагач, савым кәҗәләрен арттырырга уөйладым. Ә башта кәҗәләр тоту турында китап  сатып алдым», - дип сөйләде Наталья Мельникова.

Шуннан соң  Мельниковлар Зааненская, альпийская, Ламанча, альпийско-нубийская токымыннан булган кәҗәләр сатып алалар. Хәзер инде катнаш токымнан кәҗәләре дә бар. Әмма  Наталья кәҗәләрнең һәм бәтиләрнең төгәл исәбен  алып бара: кайчан һәм кем туган, кемнең кем әбисе, бабасы.

 Мельниковлар сөт заводына икешәр  тонна  сөт  тапшыралар, айга  50 литр сөт Казан   фирмасы сатып ала, алар сәламәтлекләре нык булмаган балалар өчен продукция  әзерлиләр. Шулай  ук Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнарыннан да заказлар бирәләр. Җирле халык та сатып ала, алар еш кына эремчек һәм сырга заказ бирәләр.

«49 кәҗәне саву җиңел түгел, әлбәттә. Әмма  минем ярдәмчем – саву аппаратым бар. Иртән, кичен икешәр  сәгать китә:  кәҗәләремне савам, бәтиләрен эчерәм. Әзләп сату өчен кәҗәләрне кулдан савам һәм һәркайсының сөтен аерым  салам», - диде  Наталья Мельникова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International