Лаеш районында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар узды

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Лаеш  муниципаль районының Именьково авылында И. Р. Саетова крестьян-фермер хуҗалыгы   кырларында  туфракны тирәнтен эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинар  кысаларында Лаеш районы  хакимияте белән  берлектә  җирле фермерлар тарафыннан оештырылган үзйөрешле,  чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы күргәзмәсе булды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының  игенчелек буенча урынбасары  Ильдус Габдрахманов, инженерлык-техник  сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Лаеш муниципаль районы башлыгы  Михаил Афанасьев, республика районнарының  авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашты.

Семинарда туфракны дөрес эшкәртүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды,  катнашучыларга иң заманча җайланмалар белән  авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелде.

Илдус Габдрахманов  әйтүенчә, бүген күп хуҗалыкларда туфрак  дөрес эшкәртелми, бу  авыл хуҗалыгы культураларының  сыйфатына да, уңышына да тәэсир итә. Фермерларны бу юнәлештә укыту  – бик кирәкеле һәм файдалы инициатива, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International