Игенчеләр саренда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Россия Федерациясендә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Регина Джонс-Бос ханым җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев, «АГРОКӨЧ» АҖ генераль директоры урынбасары Марат Золин катнаштылар.
Нидерланд Корольлеге делегациясе составына Россия Федерациясендә Нидерланд Корольлеге Илчесенең авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе Меувес БРОУВЕРС, Россия Федерациясендә Нидерланд Корольлеге Илчесенең икътисад, авыл хуҗалыгы һәм инновацияләр бүлеге өлкән эксперты Екатерина Соловьева, Ebben, C. van't Riet Dairy Technology BV, FDRL – Dutch Russian Livestock Foundation (NL), LELY RUS, ООО «Agrorobot" компанияләре вәкилләре, Татарстанда LELY RUS рәсми дилеры, Meyn Food Processing Technology B.V., Meyn Food Processing Technology B.V., Nus Nuscience, Ridder (NL), Rijk Zwaan Rus, Ронни де ВРИС, Ronar Russ кергән иде.
Очрашу барышында яклар терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча хезмәттәшлек итү перспективалары турында сөйләштеләр.
Шуны әйтеп китәргә кирәк, Татарстан һәм Нидерланд авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар инде хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә республикның күп компанияләре Голландиянең бизнес-структуралары белән эшли. Алар арасында «Камский бекон» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Красный Восток Агро» ИК” ҖЧҖ һәм башкалар бар.
Мәс., Тукай районында заманча уку үзәге өчен технологик җайланма «ВДЛ Агротех» (VDL Agrotech) фирмасыннан кайтарылды. Биредә дуңгызчылык фермалары операторлары, ветеринария табиблары, «Камский Бекон» ҖЧҖенең ясалма орлыкландыру белгечләре укулар узалар.
Голландия белгечләре «Камский Бекон» ҖЧҖендә консультацияләр бирү өчен еш булалар, шул ук вакытта безнең хезмәткәрләр дә ветеринария һәм дуңгызчылык өлкәсендә тәҗрибә алмашу өчен Голландиягә еш баралар.
«Лэйли Рус» компаниясе белән Татарстанның сөтчелек терлекчелеге буенча уңышлы хезмәттәшлек итәләр. Аерым алганда, Саба районында, биредә «Мөхәммәтшин» КФХында, «Саба» ҖЧҖендә, «Әхмәтов» ИПсында 12 робот-сыер савучы урнаштырылган. Республиканың башка хуҗалыкларына да роботлар кайтару планлаштырыла.
Нидерланд Корольлеге компанияләре шулай ук Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җир җиләге үсентеләрен, бәрәңгенең яңа сортларын, яшелчә орлыклары да җибәрәләр.