Игенчеләр сараенда АПК хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге оешмасы комитеты Президиумының киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018  елның   18 сентябрендә Игенчеләр сараенда АПК  хезмәткәрләренең  республика    һөнәр берлеге оешмасы комитеты Президиумының киңәйтелгән утырышы узды, аны  Фәридә Гарифуллина  алып барды.  Утырышта һөнәр берлегенең       район  комитетларының, тармакның  башлангыч    һөнәр берлекләренең  рәисләре, республика    һөнәр берлегенең  контроль-ревизия комиссиясе  әгъзалары,  яшьләр советы  әгъзалары катнашты.

Төп нотык белән республика    һөнәр берлеге оешмасының  баш  бухгалтеры а Лидия Хәбибуллина чыгыш ясады. Ул катнашучыларны  республика    һөнәр берлекләре органнарының 2018 елда 8 айлык эш йомгаклары  белән таныштырды. Шулай ук     һөнәр берлекләре оешмаларының   касса дисциплинасы  һәм салым салу  мәсьәләләре каралды.     Һөнәр берлеге оешмаларының керем  һәм  чыгым сметаларын булдыруга  һәм еллык финанс хиапларын төзүгә, шулай ук республика    һөнәр берлеге оешмасында касса хезмәте күрсәтелүгә аерым игътибар бирелде.

Аннары утырышта ФПРТ социаль сәясәтенә  идарә буенча әйдәүче белгеч  Анастасия Ерохина чыгыш ясады. Ул «Пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр  кертү турында” Федераль закон  проектын карау кысаларында һөнәр берлекләре оешмалары тарафыннан уздырылган  эш турында сөйләде, аерым алганда, пенсия яшен арттыруга кагылышлы  мәсьәләләр буенча.

Утырышта 2019 елда булачак Россия Федерациясе АПК АПК  хезмәткәрләре     һөнәр берлеге оешмасының  100 еллык юбилеена әзерләнү һәм аны уздыру планын карады һәм раслады.

Утырышта шулай ук аграр югары  уку йортларында  укучы студентларга  әйбәт   укыган һәм   һөнәр берлеге оешмасы эшчәнлегендә актив катнашкан  өчен   АПК  хезмәткәрләренең  республика    һөнәр берлеге оешмасы комитетының  өстәмә стипендияләрен булдыру турында карар кабул ителде. Иң актив    студентларга  һөнәр берлеге оешмасы  стипендиаты дипломнары һәм  стипендияләре тапшырылды. Алар арасында  КДВМАнан Мария Сбоева һәм  Илһам  Шараков, Казан дәүләт аграр университетыннан Екатерина Марфина һәм  Рәмилә Камалова бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International