КДАУ базасында “Татарстанның бакча һәм виноград җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак

2018 елның 21 сентябре, җомга

2018  елның  23 сентябрендә   «Казан  дәүләт аграр университеты»  югары һөнәри белем бирү ФДБМУ   виноград  үстерүчеләрнең  «Казанская лоза»  клубы белән берлектә “Татарстанның   бакча һәм виноград  җимешләре»  күргәзмә-ярминкәсен уздыра.

Чара 2009 елдан башлап ел саен уздырыла һәм аңа Татарстаннан һәм  башка төбәкләрдән күпсанлы һәвәскәр бакчачылар һәм виноградчылар җыела.

Күргәзмә-ярминкәдә бакча культуралары һәм виноград үстерү, аларны карау буенча  консультация алырга, шулай ук әзер продукция һәм утырту материаллары сатып алырга мөмкин булачак.

Күргәзмә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре,  Рауис Гареев ур., 62а, Казан дәүләт аграр  университетының  Механизация  һәм техник  сервис институты бинасы.

Башлана  10:00  сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International