Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуга өстәмә конкурска йомгаклар ясалды.
Грантларның гомуми суммасы 94,8 млн. сум тәшкил итә, шуннан 54,9 млн. сумы (58 процент) федераль бюджеттан бүлеп бирелде. Шулай ук бизнес-проектлар буенча 70 эш урыны булдырылды.
Конкурска кертелгән 7авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан 5 кооператив грантларга ия булды. Болар – «Каймак» - сөт эшкәртү (Саба районы); «Биек Тау» - сөт эшкәртү (Теләче районы); «Единство» - яшелчә эшкәртү (Тукай районы); «Чирмешән»- эре мөгезле терлек ите эшкәртү (Чирмешән районы); «Авыл» яшелчә эшкәртү (Әлмәт районы).
«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство максатчан программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтында: http://agro.tatarstan.ru/ - «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылды.