Министрлык үсемлекләрне яклау чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча алдынгы технологияләрне карый

2019 елның 1 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Биектау районында «Казаньсельмаш» ҖЧҖ базасында республика агрохолдинглары һәм хуҗалыкларының оагрономнары, җитәкчеләре белән үсемлекләрне яклау чараларын һәм сыек ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыруның алдынгы технологияләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә барышында туфракның уңдырышлыгын һәм уңыш арттыру резервлары, препаратларны комплекслы куллануны үз эченә алган үсемлекләрне яклау системасын карадылар. Шулай ук минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыру юллары турында фикер алыштылар. Чара ахырында “Казаньсельмаш” катнашучыларга җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникасының берничә моделен күрсәтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, туфракны ашламалау авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуың һәм туфрактагы минераль элементларны тулыландыруның нигезен тәшкил итә. Ашламалар уңышны гына арттырып калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксымнар, шулай ук биологик актив матдәләр арта. 2019 елгы уңыш өчен минераль ашламалар туплау буенча тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International