20 мартта Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасының Фәридә Гарифуллина рәислегендә киңәйтелгән утырышы узды. Анда һөнәр берлеге оешмасының 2018 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды. Утырышта район, эре башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре, республика һөнәр берлеге оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнашты.
20 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Үзбәкстан ягыннан анда «Paxtasanoat ilmiy markazi» АҖенең баш фәнни хезмәткәре, Үзбәкстанда татар диаспоры вәкиле, техника фәннәре кандидаты Равил Юнысов һәм «Узпахтасаноат» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Азамат Солтанов катнашты.
19 мартта Ветеринария академиясендә «Карьера көне» уздырылды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән берлектә югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан махсус 4 һәм 5 курс студентлары өчен үткәрелде. «Карьера көне» кысаларында студентлар булачак эш бирүчеләр – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар, алар үзебезнең республиканыкы гына түгел, ә башка төбәкләрдән дә иде.
2019 елның 19 мартында Г.И. Усманов ис. «Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» урта һөнәри белем бирү ДБМУ базасында игенчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча укулар узды. Чарада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалыклар белгечләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе киңәшмә узды. Шуны әйтергә кирәк, игенчелеккә куркыныч очраклары янарга мөмкин булган төбәкләр өчен агроиминләштерү аеруча мөһим, безнең республика да шундый төбәкләргә керә. Чәчүлекләрне иминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз эшчәнлекләрендә югалтуларны киметергә мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Таҗикистан Республикасына эш сәфәре барышында Гиссар шәһәрендә "Абдрауф Юсупов" ис. терлекчелек хуҗалыгында булды, биредә ул сөт эшкәртү ысуллары белән танышты.
Лениногорск районында узган атнада район терлекчеләре өчен практик семинар узды. Анда районның 11 хуҗалыгыннан 100гә якын терлекче катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Эксперт эшче төркем тарафыннан 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә Ат үрчетү стратегиясе проекты эшләнде. Проект үзебезнең атчылыкны үстерү мәсьәләләрен системалы хәл итүне, аның ресурслар һәм финанс белән белән тәэмин ителешен күздә тота.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 11 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш буенча уздырыла:
15-17 мартта Казанда Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берәшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар узды.