Алабуга районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Алабуга» күпләп-ваклап бүлү үзәге төзелә башлау тантанасында катнаштылар.
Проектны X5 Retail Group өчен склад комплексларын төзүгә һәм эксплуатацияләүгә эксклюзив хокуклары булган Romex Group («Ромекс») төзелеш-девелопер төркеме башкара.
“Бүген без «Алабуга» күпләп-ваклап бүлү үзәген төзүгә старт бирәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов Алабугада узган тантанада. – Тагын бер шундый ук проект Зеленодольскида дә гамәлгә ашырыла, аның мәйданы икеләтә зуррак һәм төзелеш төгәлләнеп килә. Алабугадагы проект та 1 млрд. сум инвестиция таләп итә. “Ромекс” компаниясенең, Зеленодольскида кебек, биредә дә эшне оператив башкаруына ышанабыз. Яңа 150 эш урыны булачак. Һәм, әлбәттә, бу - безнең җитештерүчеләр өчен «Ромекс» компаниясе белән эшли торган федераль сәүдә челтәрләренә керү мөмкинлеге дә”.
Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов: «Мин бу проектларны хуплыйм, чөнки бүген безнең җитештерүчеләр өчен яңа базарлар - болар яңа мөмкинлекләр. Шуңа күрә - хәерле сәгатьтә булсын!» - диде.
Romex Group компанияләре төркеменә нигез салучы һәм аның генераль директоры Алексей Прокопенко, үз чиратында, компаниянең бүгенгә 20 еллык тарихы булуын искәртеп узды. Шул чорда компания портфелендә - 60тан артык гамәлгә ашырылган проект, аларның гомуми мәйданы 1,5 млн. кв. метрдан артып китә.
Ул шулай ук Romex Group компаниясенең илебезнең 6 төбәгендә эшләвен билгеләп үтте. «Без җирле хакимиятләр барлыкка китерә торган инвестицион климатны лаеклы бәяли алабыз, - дип хәбәр итте Алексей Прокопенко. - Минем Татарстан җитәкчелегенә һәм Рөстәм Миңнехановка күрсәткән ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Билгеләнгән срокларга сыешырбыз дип ышанабыз һәм киләчәктә дә без төбәккә өстәмә акчалар кертүгә әзер».
Белешмә өчен:
Romex Group — көньяк Россиянең әйдәүче инвестицион-девелопер холдингларының беосе. Компания 1998 елда оешкан. . Romex Group инвестицияләр, төзелеш һәм идарә өлкәсендә эшли, коммерция күчемсез торак проектларын гамәлгә ашыра. Компаниянең тотрыклылык нигезе – үзенең җитештерү базасы һәм квалификацияле хезмәткәрләре булу. .
«Алабуга» күпләп-ваклап бүлү үзәге 2019 елның апрелендә төзелә башлый.
2020 елның маенда төзелеп бетә.
Склад бинасының гомуми мәйданы – 17 164 кв. м., шул исәптән коры склад – 6,9 кв. м, алкоголь склады – 300 кв. м, яшелчә һәм җиләк-җимеш саклау склады – 1728 кв. м, «фреш» продукця склады – 3018 кв. м.
«Алабуга» күпләп-ваклап бүлү үзәгенә хезмәт күрсәтү өчен яңа булдырыла торган эш урыннары саны – 150.
Проект киң күләмле инвестицион проект критерийларына туры килә, планлаштырыла торган инвестицияләр күләме – 964 млн. сум, НДС белән.
«Алабуга» күпләп-ваклап бүлү үзәген ачу җирле азык-төлек продуктлары җитештерүчеләргә үз продукциясен федераль сәүдә челтәрләренә чыгару мөмкинлеген бирәчәк.