Аграр университетында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен идарәчел кадрлар әзерләү турында фикер алыштылар

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

14 майда  Казан  дәүләт  аграр университетында  «Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары өчен  идарәчел  кадрлар   әзерләү» темасына  түгәрәк  өстәл  узды,  аны     «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәге» ДБУ, Казан  дәүләт  аграр  университетының  Икътисад институты,  Кластер белеме һәм проектлар  белән  идарә  итү  үзәге   оештырды.  Чарада    Казан  шәһәре югары  уку  йортларының  икътисад  факультетлары мөгаллимнәре,   республика аграр көллиятләре һәм авыл  хуҗалыгы  техникумнары  җитәкчеләре  һәм белгечләре  катнашты.  

Көн  тәртибенә  университетның  һәм урта  һөнәри белем  бирү  системасының   авыл  хуҗалыгында  үзара  хезмәттәшлеге  форматында    актуаль мәсьәләләр,  мәгариф  өлкәсендә    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары вәкилләрен  әзерләгәндә һәм аларны  укытканда, кооперативларда стажировкалар  оештырганда Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәгенең роле,  функциональ  компетенцияләрен  нәтиҗәле   булдыру  өчен  заманча  мәгариф  технологияләре турындагы һәм башка   мәсьәләләр  кертелгән.  

Очрашу  нәтиҗәләре  буенча  кече  хуҗалыкларны  һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын  үстерү проблемаларын тикшерү,  булган  проблемаларны   бетерү, шулай  ук  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  өлкәсендә  авыл  хуҗалыгы  белем  бирү  учреждениеләрендәге  мөгаллимнәрнең  «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәге» ДБУ базасында  квалификацияләрен  күтәрүнең методик  планын  эшләү  буенча  даими  эшләүче  эшче  төркем  төзү турында  карар кабул  ителде.  

Проектның   операторы - «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәге» ДБУ,    аның  төп  бурычы – авыл  хуҗалыгы  кооперациясен үстерү эшен  системалаштыру,    кооперативларга һәм крестьян - фермер хуҗалыкларына  мәгълүмати-консультация  ярдәме һәм    методологик  ярдәм күрсәтү,  бизнес-планнар  һәм   техник-икътисадый нигезләүләр  әзерләгәндә, федераль бюджеттан  һәм төбәк  бюджетларыннан  субсидияләр  алуга заявкалар  биргәндә  булышу.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тагын  шуны  искәртә,  кызыксындырган  барлык  мәсьәләләр  буенча  гражданнар «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә   (ДБУ)    (843)221-77-40 телефоны  аша мөрәҗәгать итә алалар,   цкскрт.рф  сайтыннан белешә  алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International