Авыл мәктәпләре укучылары АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының Казанда катнашучларның шәхсән катнашында уза торган этабына җыелдылар

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

15 майда  Казанда  АгроНТИ-2019 Бөтенроссия  конкурсының    төбәк  этабын  ачу  тантанасы  узды.   Төбәк  этабы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  Казан  дәүләт  аграр   университеты базасында  15-16 майда  узачак.    Конкурс авыл  мәктәпләренең    5-11 сыйныф укучылары  арасында  уза.    Ике  көн  дәвамында  балалар вәзгыяти команда  биремнәрен  чишәләр һәм алар  мөстәкыйль  рәвештә  үзләренең    агрокоптерларын, роботларын һәм    метеоҗайланмаларын  җыя алалар. 

«Читтән торып һәм  катнашучларның   шәхсән катнашында   уза  торган    этапларны уздыру  өчен   Россия  буенча  9 мәйданчыкның  берсе  итеп  Казан  дәүләт  аграр    университеты сайланды.  Читтән торып  уздыру  этабында    3000нән артык   заявка алынган  иде,  шуннан  шәхсән  катнашу  этабына  200 кеше  узды.      Конкурсның  максаты – авыл мәктәпләре   балаларын  Милли технологик инициативаларның   (НТИ)  технологик  өстенлекләре  белән  таныштыру һәм аларны  камилләштерү,  шулай ук аларны авыл  хуҗалыгында  цифрлы  технологияләр куллану эшенә,   АПКны  роботлаштыру  мәсьәләләрен хәл итүгә, авыл  хуҗалыгында  пилотсыз  техника   куллануга  җәлеп итү.    Конкурс укучыларның  иҗат  мөмкинлекләрен,    гамәлгә ашыруга,  шулай  ук аларга    иртә һөнәри  юнәлеш  бирүгә  юнәлдерелгән», - дип  билгеләп  үтте  Аграр    университет ректоры   Айрат Вәлиев,  тантананы  ачып. 

Конкурсны  ачу тантанасында  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов  катнашты.  Ул  конкурста  катнашучыларга иҗат  мөмкинлекләрен  гамәлгә  уңышлар  теләде.    «Конкурс укучыларның  иҗатка  сәләтләрен  үстерүгә һәм  авыл  хуҗалыгы фәннәре  өлкәсе белгечлекләре белән  кызыксынуны  арттыруга   юнәлдерелгән.    Авыл  хуҗалыгы  бүген  Россия  икътисадының  илебезнең  азык-төлек  иминлеген  тәэмин  итә  торган  өстенлекле  тармагы  гына  түгел,  ә югары  технологияле  тармак.  Республиканың  терлекчелек       комплексларында  робот-сыер савучылар эшли, кырларда –  пилотсыз  авыл  хуҗалыгы   техникасы. Моннан  20 ел  элек  кенә әле  моңа  ышануы  да  авыр  иде.   Аграр  секторга  тармакны  алга  җибәрүгә  сәләтле   квалификацияле  кадрлар  кирәк», - дип  билгеләп  үтте  Тәлгать Таһирҗанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International