Мәскәүдә “Фермер тормышы” күргәзмә-ярминкәсе ачыла

2019 елның 14 мае, сишәмбе

14 майдан  16 майга  кадәр  Мәскәүдә  ВДНХада 75 нче  павильонда  «Фермер тормышы 2019» салоны  узачак.  Салонга  килүчеләр  өчен  барлык  көннәрдә  дә  күргәзмә һәм ярминкә  эшлиячәк.   Чараны  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм  Федерация  Советының  Аграр-азык-төлек  сәясәте һәм  табигатьтән  файдалану  комитеты  оештыра.  

Салонның тематикасы: агротуризм, гастротуризм, агрохимия, үсемлекчелек, терлекчелк, терлек  азыгы, табигать  байлыклары,  органик  продукция. Ярминкәгә  халык  кәсебе  товарларын  җитештерү белән  шөгыльләнүче  шәхси эшкуарлар, осталар һәм  предприятиеләр,  прәннек җитештерүче  остаханәләр,   инвентарь  җитештерүчеләр  үз  продукциясен китерәләр.  

Эшлекле  программалар  кысаларында  14 майда Авыл  хатын-кызлары  комитеты  утырышы һәм «Авыл  территорияләрен үстерү драйверы  буларак  авыл  туризмы» темасына  түгәрәк  өстәл  булачак.  

Күргәзмәдә ашламалар, терлек  азыгы һәм азык  өстәмәләре,  авыл  хуҗалыгы  терлекләрен һәм кошларны   тоту,  эчерү һәм  ашату өчен  махсус  җайланмалар,  шулай  ук  җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм гөмбәләр туңдыру  һәм саклау,  туңдырма  җитештерү  һәм сату  өчен  җайланмалар  һәм     материаллар  булачак.  

Чара  кысаларында  ярминкә өч  тематик  бүлектән торачак.    Фермер  ярминкәсендә    мәскәүлеләрнең һәм кунакларның   төрле  затлы  ризыклар,     алдынгы  крестьян - фермер хуҗалыкларыннан һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклардан, балыкчылык  хуҗалыкларыннан, умарталыклардан, халык  кәсепләре  осталарыннан экологик  чиста   продуктлар  һәм    сувенирлар  сатып  алу  мөмкинлеге  булачак.  

Биредә түбәндәгеләр  булачак:   натураль сөт   продукциясе, ак май, крафт сырлары,   кыргый  кошлар продукциясе,   фермер һәм аучылык  продукциясеннән казылыклар, чәй, бал, затлы  токымлы  балыклар, утыртма материал, декоратив әйберләр һәм  башкалар.   Кайбер  стендларда  продукцияне  татып  карарга  да  мөмкин булачак.  

Прәннек урамында  натураль бал, имбир, төрле  тәмләткечләр  өстәп,   Россия  осталары тарафыннан  әзерләнгән   төрле    прәннек   сувенирларын һәм  төрле  прәннек  кәсебе әйберләрен – басма,  уеп язулы  прәннекларны  күрергә  мөмкин булачак.

Кунакларны  прәннекларгә  язулар  төшерү  буенча  мастер-класслар  сөендедер, алар  ярминкә  мәйданчыгында  өч көн  иртәдән  кичкә  кадәр  уздырылачак.    Үз эшенең чын  осталары килүчеләргә  бу  кәсепнең  үзенчәлекләре   турында  сөйлиячәкләр һәм  аларга  алган  белемнәрен практикада  куллану  мөмкинлеген  бирәчәкләр.   Тагын  бер     сюрприз – үзең  әзерләгән  әйберләрне  алып  китәргә  мөмкин  булачак!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International