14 майда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы идарәләренең һәм ведомство оешмаларының кадрлар хезмәткәрләре белән киңәшмә узды. Чарада шулай ук Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре катнашты. Югары уку йортларына укырга кабул итү башланыр алдыннан аларның кадрлар хезмәткәрләренә абитуриентларны максатчан кабул итүнең яңа кагыйдәләре аңлатылды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2019 елның 21 мартындагы 302 номерлы карары белән урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан белем алу турында яңа Нигезләмә һәм үрнәк шартнамә расланды.
Максатчан юнәлештә укучы студентлар өчен: укып бетергәннән соң яңа кагыйдәләр буенча юллама алынган урында катгый рәвештә өч ел эшләү күздә тотыла, шулай ук студент белән шартнамә төзегән, әмма аның буенча йөкләмәләрне үтәмәгән заказчы өчен штраф санкцияләре кертелә.
Максатчан белем алу турындагы шартнамәдә каралган уку һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру йөкләмәләрен үтәмәгән очракта, студент ярдәм чаралары бирүгә бәйле чыгымнарны заказчыга тулысынча кайтарырга тиеш.
Киңәшмә кысаларында Министрлыкның фән, мәгнариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин абитуриентларны максатчан кабул итүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде. Ул үз чыгышында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына максатчан белем алуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 августындагы 337-ФЗ номерлы федераль законга тукталды, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән иде.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Кадыйрова ведомство бүләкләү материалларын рәсмиләштергәндә җибәрелә торган төп хаталарны, АПК хезмәткәрләрен бүләкләүгә күрсәтү һәм бүләкләү тәртибен аңлатты.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүгә бәйле рәвештә, киңәшмәдә Татарстан Республикасының икътисадына, аны фәнни, интеллектуаль һәм мәдәни үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән затларның шәхси документларының архив коллекцияләрен булдыру эшен оештыру мәсьәләсе каралды. Муниципаль районнарда танылган шәхесләрнең хезмәт, иҗтимагый һәм фәнни эшчәнлеге турындагы документлар республика тарихы өчен бик мөһим һәм алар Татарстан Республикасы Архив фонды составында лаеклы урынны алырга тиеш.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүнең башка мәсьәләләрен дә карадылар.