24 мартта, “Казан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү ФДБМУсе Механизация һәм техник сервис институтының укыту-демонстрация үзәге базасында виноград һәм башка бакча-яшелчәчелек культуралары эшләнмәләреннән конкурс-күргәзмә узды. Чараны «Казанская лоза» һәм Казан дәүләт аграр университеты оештырдылар.
Менделеевск районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәктәп балалары арасында аграр һөнәрләрне популярлаштыру буенча һөнәри юнәлеш проектын гамәлгә ашыра.
Умартачы - катлау, әмма шул ук вакытта бик кызыклы һөнәр. Ул һөнәр генә дә түгел, ә тормыш рәвеше. Умартачылар арасында үз эшләренә битараф караучылар юк – аларның һәркайсы үз һөнәренә мөкиббән китеп гашыйк. Безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое да шундыйлардан. Ул - авыл хуҗалыгында 50 елдан артык эшләүче Зәйдуллина Гасимә Бари кызы.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының агымдагы елның ике аенда терлекчелек өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
22 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Әлки районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә Түбән Әлки урта мәктәбе базасында укучыларны Казан ДАУына керүгә әзерләү һәм һөнәри юнәлеш буенча уртак эш оештыру буенча очрашу уздырды.
22 мартта Актаныш технология техникумында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә квалификация күтәрү укулары башланды. Аларда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре терлекчелек тармагында нәсел эшен яхшырту юнәлешендәге программа буенча укулар узалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү дәвам итә. Теләүче теләсә кем 9 мәйданчыкның берсендә үз проектын терки ала. Ул шулай ук яңа тәҗрибә һәм белем туплый, эксперт бәясенә һәм инвесторлар ярдәменә ия була, фикердәшләр таба һәм үз карьерасын булдыра ала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Илкүләм агроиминиятчеләр берлеге (НСА) агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме турындагы законның яңа шартлары нигезендә иминләштерүнең ике яңа бердәм стандарт кагыйдәсен раслады - уңыш һәм күпьеллык үсентеләр буенча, шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча.
2019 елның 24 апреленнән 26 апреленә кадәр Мәскәү шәһәрендә терлекчелек өлкәсендә I нче Бөтенроссия селекционерлар съезды узачак.
Фидакарь хезмәт итеп танылган шәхесләр, бай тәҗрибәле һәм мактаулы хезмәт кешеләре, үз эшенең осталары турындагы “Безнең рубрика”ның бүгенге герое - Козлов Петр Андреевич, ул 40 елга якын авыл хуҗалыгы тармагында эшли.