Марат Әхмәтов бу ел шартларында авыл хуҗалыгы үзенчәлекләре турында галимнәр белән фикер алышты

2019 елның 14 мае, сишәмбе

13 майда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү  институтының (ТатНИИСХ)  тәҗрибә кырларында  булды.   Министр белән  бергә     аның  урынбасары    Илдус Габдрахманов, Россия  фәннәр  академиясенең    Казан  фәнни үзәге  җитәкчесе    Марсель Таһиров, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде.   

Кырларны  карап йөргәндә  Марат  Әхмәтов   чәчүлекләр белән  җентекләп  танышты һәм  бу  ел  шартларында  авыл  хуҗалыгы үзенчәлекләре  турында  галимнәр  белән  фикер алышты.   Быел  Татарстанда  язгы  чорда   аномаль   температура   режимы  саклана.  Һава температурасы  башка  еллардагыдан     9 градуска югарырак, ә һаваның  чагыштырма дымлылыгы     30%ка  түбәнрәк, бу  инде  корылыкка  хас күренеш.  

Галимнәр белән  әңгәмә  барышында  Марат  Әхмәтов  көзге  культуралар мәсьәләсен  дә  күтәрде, бигрәк  тә  көзге  бодай  буенча, ул  быел  кайбер  районнарда  60%тан  артык  һәлак  булган.  Көзге  культуралардан  мул  уңыш  алу  максатында   дым  запасын  җитәрлек  туплау  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  көздән пар  җирләрен  тирәнтен  эшкәртеп  калдырырга  тәкъдим  итте.    «Әгәр көзге  культуралар  сидераль  парлар  буенча  чәчелә  икән,  кыр  июнь  уртасыннан  да  соңга  калмыйча  эшкәртелергә  тиеш», - диде  Марат  Әхмәтов. 

Бүгенге  көндә  институтта  тәҗрибә  кишәрлекләрендә һәм  җитештерү  чәчүлекләрендә  сабан  культураларын  чәчү  төгәлләнеп килә.    27  апрельдә  чәчелгән арпа  11  нче  көндә  тишелеп  чыкты, 1  майдан  соң  чәчелгәннәре   – бишенче  көндә  үк. Бу шуны  аңлата  -   әлегә  үсемлекләр  өчен  туфракта  продуктив  дым  запасы  җитәрлек,   югары  температура  үсемлекләр  үсешен  шактый  тизләтә.   Очрашу  вакытында  шулай  ук    министрга    арпаның  яңа  сортларын күрсәттеләр,  болар:  Эндан, Тевкеч, Лаеш сортлары, алар  үзләрендә  аксым  күп  булу  белән  аерылалар.    

Марат  Әхмәтов  очрашу  ахырында  җитештерү  шартларында  үсемлекләрнең  генетик  куәтен  файдалану  буенча  активрак  эшләргә һәм җирле  һәм   глобаль климат  үзгәреше  шартларында  авыл  хуҗалыгы  культураларыннан  мул  уңыш  алу  өчен  уңай  шартлар  булдырырга  ярдәм  итә  торган  агроысулларны  тирәннәнрәк  өйрәнергә  кушты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International