Лениногорск районында татар токымлы атлар катнашында “Бәйге” ат чабышлары узды

2019 елның 18 мае, шимбә

18 майда    "Алмакай" ат  йорты территориясендә  “Бәйге” ат  чабышлары  узды.  Сәламләү  сүзе   Лениногорск  районы  башлыгы,    Лениногорск шәһәре мэры  Рәгать Хөсәенов чыгыш  ясады. Мәртәбәле  кунаклар  арасында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов та  бар  иде. Бәйрәм  кунаклары  чен  төрле  халык  уеннары  оештырылган иде  – аркан  тартышу,  «чаңгылар», уктан  ату, мылтыктан  ату, йомырка  белән  чабу,  капчык тотып     сугышу,   капчык киеп  чабу.   Конкурслар  да  оештырылды   – «Тимер утын  кисүче», «Тимербатыр», «Камырбатыр», «Аркан», «Таш ташлау».  Атта  икеләтелгән ярыш   (чабышлар + атта  утырган  килеш  уктан  ату) уздырылды. Дистанция - 3,5 км. Милли уен -  «Кыз куу». Татар атларында  милли  уен  -  «Аударыш» (атта  утырган  килеш  көрәшү).
Традицион уктан  ату  буенча  ачык турнир  узды    (Татарстан  Республикасының  иң яхшы  укчылары  катнашты), төрекләрнең  бердәм  «Бейбарс» көрәшчеләренең Татарстан  Республикасының  ау  кошлары (лачыннар) белән   күрсәтмә чыгышлары  булды. Мастер-класслар  узды  - балчык  савыт  әзерләү буенча,     «Киез-Келәм» әзерләү  буенча, ат дагалау  буенча. Ат фермасына  экскурсия, Татар  токымлы  атлары  белән  танышу  уздырылды, атларда  йөрү, балдан  авыз  итү һәм бал сату, район  фермерлары  продукциясен сату  оешырылган иде.  

 «Бәйге»  милли  бәйрәмендә өч чабыш  оештырылды:   
беренчесе  -  «Тай бәйгесе» - 2  яшькә кадәрге  татар токымлы  атлар чабышы.  Дистанция -  3,5 км; 

икенчесе  -  «Олы бәйге» - 4 яшьтәге  һәм  аннан  олырак  атлар  (токымы   регламентланмаган). Дистанция - 10,5 км;

өченчесе  -   «Кунан бәйге» -  3 яшьлек  татар атлары.  Дистанция - 7 км.
Искәртеп  узабыз, узган  елның   декабрендә  Селекция  казанышларын  сынау  һәм  саклау  буенча  Россия  Федерациясе  Дәүләт комиссиясе   Федераль дәүләт реестрына  “татар” токымлы  атларны  керткән иде.   
Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республикада  татар атлары токымын кабат торгызуга  зур  игътибар бирә.    Шул  максат белән аларны  сатып  алуга һәм тотуга   субсидияләр  каралган.    Тарихи татар токымлы  атларны   арттыру өчен  атлар  сатып алуга  бәйле  чыгымнар өлешен  каплауга  бирелә  торган  субсидия  күләме  шул  чыгымнар  күләменнән    60% тәшкил  итә,  ә  бияләрне  тотуга  бәйле  чыгымнарны  каплауга    – 1  баш  татар  токымлы  ат  өчен  20 мең  сум.  Субсидия, татар  токымлы  атларның  баш  санын  саклап  калганда,  ел  саен  бирелә.   Субсидияләр  бирү  өчен  тагын  бер  шарт – аны  алучыда  нәсел  таныклыклары яисә  һәр атның  паспорты   булу.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International